Татьяна Ларионова: «Тыл хезмәтчәннәренең тормышын аерым игътибарга алачакбыз»

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе, 17:10

Бүген хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсе утырышы булды, анда "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел..." социаль-гуманитар проектының икенче этабын тормышка ашыру барышы каралды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, берләшмә җитәкчесе Татьяна Ларионова үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, проект Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары турында хәтерне саклауга юнәлтелгән.

Утырышны ачып, Татьяна Ларионова, проектның беренче этабы  Бөек Ватан сугышында катнашкан  хатын-кызларга багышланса, икенче этап тыл хезмәтчәннәренә багышлануын искәртеп узды. Шуңа да карамастан, ветеран хатын-кызлар игътибарсыз калырга тиеш түгел, дип басым ясады ул.

«Безнең республика, тыл үзәге буларак,  Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен күп нәрсә эшләгән. Сугыш юллары узган хатын-кызлар аерым ихтирамга һәм кайгыртуга лаек, - дип билгеләп үтте “Мәрхәмәт - Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе. - Безгә беренче этаптан икенче этапны гамәлгә ашыру нәрсә белән аерылып торганын карарга кирәк, без үз эшебезне камилләштерәбезме, темпларны, форматларны үстерәбезме".

Чаллы шәһәрендә проектның икенче этабын гамәлгә ашыруның аерым үзенчәлекләре турында муниципаль берәмлекнең хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, проектны тормышка ашыра башлаган чорда шәһәрдә 1185 хатын-кыз-ветеран яшәгән, шул исәптән 1137 тыл хезмәтчәне. Декабрь башына алар 897 генә калган.

Проектның беренче этабында шәһәр советы депутатлары үз сайлау округлары буенча ветераннарга беркетелгән, ә икенчесендә бу эшкә депутатлыкка кандидатлар, тимур отрядлары кушылган.

Проектны гамәлгә ашыруның төп формаларының берсе – өйрәнү һәм проект эшчәнлеге. Укучыларны тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат җыю процессына җәлеп итү нәтиҗәсендә шәһәрнең 64 мәгариф учреждениесендә музейлар, күргәзмәләр һәм Бөек Ватан сугышы турында почмаклар оештырылган.

Чыгышын шәрехләп, Татьяна Ларионова адреслы якын килүгә игътибар итәргә чакырды. Аның әйтүенчә, проектны гамәлгә ашыруга коммерцияле булмаган оешмаларны җәлеп итәргә кирәк.

«Һәр тыл хезмәтчәненә бик тә игътибарлы булырга кирәк. Бездә медицина ярдәменә, махсус социаль тәрбиягә мохтаҗ хатын-кызлар исемлеге булырга тиеш, аларның гаилә хәле нинди булуын ачык аңларга кирәк,  –  дип басым ясады ул. – Коммерцияле булмаган секторны җәлеп итеп  адреслы ярдәм күрсәтү күпкә нәтиҗәлерәк булачак».

Мөслим районы депутатларының тыл ветераннарына шефлык эше тәҗрибәсе турында район хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Илүсә Исламова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, проектны гамәлгә ашыруда авыл җирлекләре башлыклары, районның иҗтимагый советлары, волонтерлык оешмалары һәм башкалар катнаша.

Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Татьяна Ларионова Татарстанда Туган телләр һәм халыклар  бердәмлеге елында “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...” проектын тормышка ашыруның аеруча мөһимлеген билгеләп үтте.

Утырышта Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы махсус чыгарылышка республика бәйгесен уздыру турында игълан ителде. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары чираттагы тапкыр гериатрия кабинетлары эшенә һәм аларда тиешле шартлар булдыруга игътибар юнәлтте.

"Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары коронавирус белән авыру нәтиҗәсендә Яңа елны хастаханәләрдә каршыларга мәҗбүр булган балаларга бүләкләр тапшыруны оештырырга ниятли. Якынча 220 бала бүләк алачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International