"Мәрхәмәт" берләшмәсе депутатлары ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган балаларны Яңа ел белән котладылар

2020 елның 18 декабре, җомга, 12:11

18 декабрьдә "Әкият" курчак театрында ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган балалар өчен быел беренче хәйрия Чыршы бәйрәме үткәрелде. Яңа ел белән балаларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт" депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова котлады.

"Кай белән Герданың Яңа ел маҗаралары" дигән спектакль башланыр алдыннан бәләкәй тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, Татьяна Ларионова рәсми Чыршы бәйрәмен Татарстанда традиция буенча беренче булып Дәүләт Советы депутатлары оештырганын билгеләп үтте. "Без, республика парламентының хатын-кыз депутатлары, сезнең балачагыгызның бәхетле булуын, алдагы елның иминлек һәм шатлык алып килүен телибез, - диде ул. - Бүгенге тамаша сезгә ошар һәм күңелләрегезгә хуш килер, дип ышанам. Без сезгә бүләкләр алып килдек".

Журналистлар белән әңгәмә барышында Татьяна Ларионова яңа инфекция таралу куркынычы аркасында кертелгән вакытлыча тыюларга карамастан депутатларның балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрергә карар кылуларын хәбәр итте. "Кызганычка каршы, коронавирус балаларга кагылмый, дигән сүзләр дөреслеккә туры килеп бетми, - диде ул. - Кайбер хастаханәләрдә авыру йоккан балалар да дәвалана. Без аларның барысына да бүләкләр өләшәчәкбез. Һәм, әлбәттә, санитар күзәтчелек органнарының таләпләрен үтәгән хәлдә, бәйрәм чараларын оештырачакбыз, чөнки балалар бәйрәмсез яшәргә тиеш түгел, сез тылсымга ышанып яшәргә хаклы".

Күп балалы гаиләләрдә үсүче балаларны, мөмкинлекләре чикләнгән сабыйларны һәм шулай ук аеруча сәләтле балаларны җыйган әлеге бәйрәм чарасында депутатлар Елена Кузьмичева, Алсу Тарханова, Альбина Насыйрова һәм Рузилә Тимергалиева катнаштылар.

Спектакль тәмамлангач, депутатлар һәм "Әкият" курчак театры хезмәткәрләре балаларга бүләкләр тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International