Фәрит Мөхәммәтшин РФ Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты

2020 елның 18 декабре, җомга, 15:05

Бүген видеоэлемтә режимында Россия Федерациясе Федераль Җыены каршындагы Россия Федерациясе Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышы булды. Парламентарийлар РФ Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә, медицина калдыклары белән эш итү механизмнарын камилләштерүгә, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү чаралары буенча РФ субъектлары законнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышта сүз төбәкләрдә РФ яңартылган Конституциясе нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән документларны әзерләү һәм кабул итү кирәклеге турында барды.

Фикер алышу барышында РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая төбәк коллегаларын социаль ташламалар буенча аңлату эшләрен активрак алып барырга чакырды. Аерым алганда, ул төбәк хөкүмәтләре сайтларында, электрон ресурсларда, күп кеше була торган  урыннарда тиешле мәгълүматны урнаштырырга тәкъдим итте.

"Кеше ташламалар артыннан йөрергә тиеш түгел, ә ташламалар һәр кешене табарга тиеш", - дип басым ясады ул.

РФ Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында ТР Дәүләт Советының профильле комитетлары җитәкчеләре дә катнашты. Анда башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International