Фәрит Мөхәммәтшин "Динамо - Ак Барс" волейбол командасын Россия Кубогында җиңү уңаеннан тәбрикләде

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе, 14:31

21 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Россия Кубогында җиңү уңаеннан "Динамо - Ак Барс" хатын-кызлар волейбол командасы җитәкчеләренә һәм тренерлар штабына  котлау телеграммалары юллады. Казан командасы Россия суперлигасы финалында үзенең клубташлары - Мәскәү "Динамо" волейболчыларын җиңде.

"Динамо-Ак Барс" клубы директоры Сергей Чернышовка һәм баш тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка адресланган телеграммада ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин  әлеге җиңү Татарстан волейболчыларының авыр һәм кискен көрәшенең нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. "Югары һөнәри уен, команда рухы һәм уенчыларның тулы фидакарьлеге, Клубның барлык әгъзалары керткән тренерлык осталыгы һәм хезмәт югары бәягә лаек, - дип билгеләп үтелә телеграммада. - Җиңүнең бәхетле мизгелләре, Татарстан волейболы тантанасы өчен рәхмәт сезгә! Бу сезнең тугры җанатарларыгызга искиткеч яңа ел бүләге".

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук "Динамо - Ак барс" волейбол клубы президенты Леонид Барышевны Россия Кубогында җиңүе белән котлады. "Сезнең актив ярдәмегез, бөтен Клуб коллективының тырыш хезмәте, тренерлар составының югары профессиональлеге, уенчыларның фидакарьлеге һәм осталыгы нәтиҗәсендә искиткеч нәтиҗәгә ирешелде", - дип язган ул аңа.

Кичә "Динамо - Ак Барс" хатын-кызлар волейбол командасы киеренке финал бәйгесендә Мәскәүдән "Динамо" командасын 3:1 исәбе белән җиңде һәм клуб тарихында алтынчы Россия кубогын яулады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International