КПРФ фракциясе утырышы булды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе, 10:11

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның унсигезенче утырышының көн тәртибе буенча һәм киләсе елга фракциянең эш планы турында фикер алышты.

Утырыш башында фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов партиядәшләренә КПРФның Татарстан рескомы делегациясенең Чебоксар шәһәрендәге матәм чараларында катнашуы турында сөйләде, анда кичә Дәүләт Думасы депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе урынбасары Валентин Шурчановны соңгы юлга озаттылар.

КПРФ фракциясе әгъзалары Дәүләт Советының унсигезенче утырышы көн тәртибенә тәкъдим ителгән  күпчелек сорауларны хуплады. Утырыш ахырында коммунистлар "Кояшлы шәһәр" комплексында төзелеш перспективалары турында депутат таләбен тәкъдим итәргә ниятли.

Фракция әгъзаларының депутат эшчәнлеге турындагы хисапларны 2020 елда ел ахырына кадәр тәкъдим итәргә карар кылынды.

2021 елга КПРФ фракциясенең закон чыгару эше планы мөмкин булган төзәтмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып кабул ителде.

Аннары фракция утырышында депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International