«Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме киләсе елга эш планын раслады

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе, 10:20

Бүген Дәүләт Советында «ТЯГ» депутат төркеме җыелышы булды, анда депутатлар 2021 елга эш планын, шулай ук «Бердәм Россия» партиясе рәисенең иҗтимагый төбәк кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар.

Депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов билгеләп үткәнчә, 2020 елга планлаштырылган чараларның бер өлеше киләсе елга күчерелә. Депутат Алсу Тарханова сүзләренә караганда, кайбер проектлар «Татарстан - новый век» - «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә гамәлгә ашырылачак.

Гражданнарны кабул итү графигын раслау барышында Артур Габделҗанов парламентарийларның, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, читтән торып һәм шәхси кабул итү юлы белән сайлаучылар белән аралашуны җайга сала алуларына игътибар юнәлтте.

Парламентның бүгенге утырышында «Төрлесеннән» бүлегендә депутат төркеме әгъзалары түләүле муниципаль парковкаларда номерсыз автомобильләр калдыруга кагылышлы  хәлгә игътибар итәргә ниятли. Артур Габделҗанов әйтүенчә, Мәскәү тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнергә кирәк, анда шәһәрнең террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында номерлары салдырылган яисә номерлары укылмый торган машиналарны штраф урыннарга күчерүнең махсус регламенты кабул ителгән.

"Түләүле парковкаларда номеры салдырылган автомобильләрне калдыру безнең шәһәрне һич тә бизәми. Бу шулай ук бюджетка керемнәр булмау турында да сөйли һәм  террорчылык куркынычын да тудыра", - диде ул.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International