Җәмәгать судьялары сайланды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе, 10:23

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бу мәсьәлә буенча уңай карары белән аның җитәкчесе Шакир Яһудин таныштырды, ул тәкъдим ителгән кандидатураларны хупларга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы биш елга Булат Мөхәммәтшинны Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 6 нчы суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп сайлады. Депутатлар Виктория Кузинаны (Казан шәһәренең Авиатөзелеш суд районы буенча 2 нче суд участогына), Люция Зәйниеваны (Аксубай суд районы буенча 2 нче суд участогына), Оксана Белованы (Зеленодольск суд районы буенча 8 нче суд участогына), Венера Хәлиуллинаны (Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 2 нче суд участогына), Наилә Вәгыйзованы (Чирмешән суд районы буенча 1 нче суд участогына) ун елга җәмәгать судьясы итеп сайладылара, Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару бер елга отставкадагы судья Лилия Хисаметдиновага йөкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International