2020 елга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәре 1,3 млрд. сумга арта

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе, 10:49

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Документ Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан бюджетара трансфертлар, салым һәм салым булмаган керемнәр күләмен төгәлләштерә.

Фонд директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан бюджетара трансфертлар (520 млн. сум), республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар (984 млн. сум), өстәмә салым булмаган керемнәр (77,5 млн. сум) хисабына бюджетның керем өлеше 1,3 млрд. сумга арткан.

Фонд бюджетының чыгым өлеше 1,8 млрд. сумга арткан. «Татарстан Республикасының территориаль планлаштыру системасын камилләштерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыруга 1,4 млрд. сумнан артык акча каралган. Әлеге акчалар гадәттән тыш хәл шартларында медицина оешмаларын финанс белән тәэмин итүгә (790) млн. сум, медицина оешмаларына чыгымнарны финанслауга, табибларның һәм урта медицина персоналының хезмәт хакына (497,1 млн. сум), диспансеризация үткәрү барышында онкология авыруларын ачыклаган өчен медицина хезмәткәрләренә акчалата түләүләргә (22,5 млн. сум), мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасын финанслауга (44,5 млн. сум), "Паллиатив ярдәм күрсәтү" программаларына (31,1 млн. сум) һәм башка программаларга юнәлдереләчәк.

2020 елга  Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, керемнәр һәм чыгымнар - 59,6 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгын каплау өчен Фонд счетында калган 465,2 млн. сум күләмендә акча каралаган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International