Гомуми файдаланудагы тимер юлларга һәм аларның корылмаларына салым ставкалары 1,6 процент күләмендә расланды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе, 11:13

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проекты «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 23 ноябрендәге 374-ФЗ номерлы Федераль закон  белән Россия Федерациясе Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә әзерләнгән.

Бу нисбәттән чыгыш ясаучы депутат Фоат Вәлиев әлеге федераль законда гомуми файдаланудагы тимер юлларга һәм аларның аерылгысыз технологик өлеше булып торган корылмаларга карата Россия Федерациясе субъектлары законнары белән билгеләнә торган оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым ставкалары 2021 елда 1,6 проценттан артык була алмый дип искәртте.

Шуның нигезендә республика территориясендә салым түләүчеләрнең әлеге категориясе өчен 1,6 % күләмендә салым ставкасы расланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International