Халыкның җирле үзидарәләр эшчәнлегендә катнашуының яңа формасы кертелә

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе, 12:24

Бүген парламентарийлар «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында республика закон проектын карады. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектын тәкъдим итеп, җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда халыкның катнашуының яңа формасы кертелә дип билгеләде. Ягъни,  муниципаль берәмлектә яшәүчеләр җирле администрациягә инициатив проектлар кертә алачак.  Әлеге проектлар хупланган очракта алар җирле бюджетлар акчалары исәбеннән гамәлгә ашырылачак.

Документта  Россия Федерациясе субъектларының административ үзәкләре булган шәһәр округларының җирле үзидарә органнары кабул иткән эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеге мәсьәләләренә кагылышлы муниципаль норматив хокукый актларга мәҗбүри рәвештә экспертиза ясалырга һәм аларның проектларының җайга салу йогынтысы мәҗбүри рәвештә бәяләнергә тиеш дип билгеләнгән.

Башка шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның муниципаль норматив хокукый актларына (муниципаль норматив хокукый актлар проектларына) экспертиза ясау (җайга салу йогынтысын бәяләү) шулай ук мәҗбүри, әгәр алар Россия Федерациясе субъекты законы белән расланган исемлеккә кертелгән булсалар.

Татарстанда бу исемлеккә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары керә, аларда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 10 мең кешегә кимендә 250 берәмлек тәшкил итә.

Альберт Хәбибуллин сүзләренә караганда, ТР Икътисад министрлыгы биргән мәгълүматлар нигезендә әлеге исемлеккә өстәмә рәвештә Мөслим районын кертергә һәм Нурлат районын төшереп калдырырга тәкъдим ителә.

Депутатлар закон проектын беренче һәм өченче укылышта хуплады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International