Хатын-кыз депутатлар коронавирус инфекциясеннән дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе, 15:19

Бүген Дәүләт Советының унсигезенче утырышы тәмамлангач, "Мәрхәмәт-Милосердие" депутат берләшмәсе хәйрия акциясе үткәрде, аның барышында республика хастаханәләрендә коронавирус инфекциясеннән дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырылды. Чарада видеоконференция режимында парламентарийлар белән беррәттән муниципалитетлардан  хатын-кыз депутатлар һәм Казан, Чаллы һәм Түбән Кама балалар хастаханәләренең баш табиблары катнашты.

Акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт- Милосердие" депутат берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда хәйрия эшчәнлеге безнең республикада яшәү нормасына әверелә. "Коронавирус өлкәннәргә генә түгел, балаларга да кагылды, - дип басым ясады  ул. - Хәзерге вакытта республиканың биш балалар стационарында яңа инфекциядән 222 бала дәвалана. Шундый өч стационар Казанда урнашкан, берсе - Яр Чаллыда һәм Түбән Камада. Балаларны савыктыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләүче табибларга рәхмәт! Без, Дәүләт Советы һәм шәһәр советлары депутатлары, шундый акция оештырдык һәм балалар өчен бүләкләр җыйдык. Яңа ел аларга күп шатлык һәм бәхет китерсен!"

Яр Чаллы шәһәр советы депутаты, җирле пединститут ректоры Альфинур Галиәкберова һәм Түбән Кама район советы депутаты, политехник колледж директоры Татьяна Куприянова хастаханәдәге балаларга тизрәк савыктыруны теләделәр.

Депутат хатын-кызлар тарафыннан җыелган балалар өчен яңа ел бүләкләре балалар хастаханәләре җитәкчеләренә тапшырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International