КПРФ фракциясе 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе, 11:30

 Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе узып баручы 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе уздырды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Александр Комисаров һәм Фадбир Сафин катнашты.

Матбугат конференциясендә катнашучыларга Хафиз Миргалимов хәбәр иткәнчә, 2020 елда КПРФ фракциясенең 11 утырышы, 7 матбугат конференциясе һәм төрле темага буенча берничә түгәрәк өстәл уздырылган. Коммунистлар Татарстанның Президент сайлауларында һәм муниципаль сайлауларда актив катнашты. КПРФның 324 әгъзасы һәм тарафдары җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары булган. Казан шәһәр Думасында һәм Чаллы шәһәре Советында КПРФ фракцияләре төзелгән. Дәүләт Советы депутатлары берничә закон проекты башында торганнар, системалы рәвештә сайлаучылар белән очрашканнар, ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей чараларында катнашканнар.

КПРФ фракциясе җитәкчесе әйтүенчә, депутатларга сайлаучылар коммуналь хезмәтләргә тарифларны арттыру, медицина хезмәте күрсәтү сыйфатына кагылышлы, азык-төлек продуктларына бәяләрне үстерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән.

Дәүләт Советы депутаты Фадбир Сафин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә КПРФ фракциясе республика хөкүмәтенә "Кояшлы шәһәр" торак комплексында вәзгыять буенча депутат таләбен башлап җибәрүе турында хәбәр итте. Монда халыкны микрорайонда социаль объектлар, шул исәптән мәктәп, балалар бакчасы, медицина учреждениесе булмау борчый. Комплекста эчке һәм күчмә юллар челтәре үсеш алмаган, бу автомобильләр, махсус транспорт һәм коммуналь техника хәрәкәтен бик кыенлаштыра.

Аннары парламентарийлар журналистларның сорауларына җавап бирделәр, аларны КПРФ фракциясенең ТР Сайлау кодексына кертелгән күп көнлек тавыш бирүгә кагылышлы үзгәрешләре, шулай ук 2021 елда Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда катнашу буенча Татарстан коммунистлары планнары белән кызыксынды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International