Юрий Камалтынов: «Җәмәгать юстициясе системасы аякта нык тора»

2020 елның 26 декабре, шимбә, 11:53

Бүген, Яңа ел алдыннан, Дәүләт Советында Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Фемидага эш таныкларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды.

Республика парламенты башлыгы урынбасары чарада катнашучыларны җаваплы вазыйфага сайланулары белән котлады һәм быел Татарстанда җәмәгать юстициясе оешуның 20 еллыгын билгеләп үтүен искәртте.

"Без боларның барысының да ничек башлануын, нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүен хәтерлибез. Хәзер җәмәгать юстициясе системасы нык үсеш алды. Республика сез һәм хезмәттәшләрегез гадел хөкем чыгарсын өчен барысын да эшләде, - дип басым ясады ул. – Судка мөрәҗәгать итүче кешеләр бу институтка аларның хокуклары торгызырга мөмкин булган соңгы инстанция итеп карый. Күп нәрсә судьяның никадәр профессиональ, корректлы, уйланылган карар кабул итүенә бәйле".

Юрий Камалтынов, җәмәгать судьялары турында сүз чыккач, парламентта легендага әверелгән тарихны искә төшерде. Дәүләт Советы утырышларында мәрхүм депутат, танылган драматург, язучы Туфан Миңнуллин җәмәгать судьялары кандидатураларын раслау барышында бер үк сорауны бирә торган булган – закон буенча хөкем итәчәксезме әллә  вөҗдан кушуы буенчамы.

"Мин сезнең закон буенча гына хөкем итүегезне телим, хезмәттәшләр. Шул ук вакытта кемгәдер ярдәм итә алуыгызга,  кемгәдер башка берәүнең хокукларын бозарга ирек бирмәвегезгә тирән канәгатьләнү хисе кичерүегезне теләр идем", - диде Юрий Камалтынов.

Тантаналы чарада ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Рамазанов, ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рогозина катнашты.

Җәмәгать судьялары, дип билгеләп үтте ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, суд системасының беренчел звеносы, аңа карала торган барлык эшләрнең һәм материалларның төп өлеше туры килә. 2019 ел мәгълүматлары буенча, барлык җинаять эшләренең уртача 33 проценты, граждан эшләренең 79 проценты, административ хокук бозулар турындагы эшләрнең 87 проценты һәм административ хокук бозулар турындагы эшләрнең 91 проценты җәмәгать судьялары өлешенә туры килгән.

"Бу бик зур саннар. Җәмәгать юстициясе эшчәнлеген оештыру системасы югарырак торучы судлар өчен кадрлар әзерләүнең яхшы базасы булды», - дип басым ясады Илгиз Гыйләҗев.

Аның сүзләренә караганда, гадел хөкемне гамәлгә ашыруда профессионализмнан, белем һәм компетенцияләрнең югары дәрәҗәсеннән тыш, судьяның шәхес буларак җитлеккәнлеге, әхлакый принциплары зур роль уйный. Эшне карый белү - профессиональ күнекмә генә түгел, бу бөтен бер сәнгать, дип билгеләп үтте ТР Югары Суды Рәисе.

ТР Юстиция министры урынбасары Надежда Рогозина ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына рәхмәт белдерде, аның инициативасы буенча ТР җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру традициясе салынган иде.

Ул республикада быел җәмәгать юстициясе системасында булган уңай моментларны аерып күрсәтте. Мәсәлән, Казанның Совет районында җәмәгать судьяларының ике яңа суд участогы төзелгән. Җәмәгать судьялары аппаратына өстәмә 20 берәмлек бүлеп бирелгән, суд биналарын капиталь ремонтлауга финанслау арттырылган.

Надежда Рогозина ассызыклаганча, җәмәгать судьялары институты һәм профиль ведомстволары арасында тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган.

Буа суд районы буенча 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы Ленар Сөнгатов җавап сүзе белән чыгыш ясады. Ул республика җитәкчелегенә җәмәгать судьялары системасында барган уңай үзгәрешләр өчен рәхмәт белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International