Фәрит Мөхәммәтшин: "Узып баручы ел халкыбызның ни дәрәҗәдә ярдәмчел булуын күрсәтте

2020 елның 26 декабре, шимбә, 15:24

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә Дәүләт Советының 2020 елдагы эшенә нәтиҗә ясады. Республика парламенты башлыгы кабул ителгән канунның мөһимлеген билгеләп үтте, Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр хакында сөйләде, шулай ук журналистларга, ММЧ миссиясен "җаваплы һәм мөһим" дип атап, уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

"Коронавирус пандемиясе безнең эшкә шактый төзәтмәләр кертте, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - без сайлаучылар белән хезмәттәшлекнең, аралашуның яңа формаларын эзләдек". Дәүләт Советы тарафыннан Регламентка үзгәрешләр кертелде һәм комитет утырышлары һәм башка күп кенә чаралар онлайн режимга күчте. «Иң мөһиме - без парламентның эшкә сәләтен саклап кала алдык», - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе.

Журналистларның 2020 нче елның шәхсән нәрсәгә өйрәтүе турындагы соравына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин, "күп нәрсәләргә өйрәтте" дип белдерде. Беренче чиратта, башка төшкән авырлыклар татарстанлыларның никадәр намуслы һәм ярдәмчел кешеләр булуын тагын бер кат ассызыклаган. Фәрит Мөхәммәтшин "кызыл зонада" эшләүче табибларга һәм волонтерларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Республикада пандемиянең беренче көннәреннән үк гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча Волонтер үзәге үз эшен башлаган. Бу – медицина учреждениеләрендә эшләүгә җәлеп ителгән волонтерлар, өлкән яшьтәге татарстанлыларга дарулар һәм продуктлар,  өйдә дәваланучы кешеләргә дарулар китерә торган волонтерлар (3 меңнән артык кеше, шуларның меңнән артыгы – автоволонтер).

Фәрит Мөхәммәтшин парламент эшенә нәтиҗә ясап, 2020 елда Дәүләт Советы тарафыннан 13 утырыш уздырылуы хакында әйтте. Кабул ителгән социаль әһәмиятле законнар арасында – республика Гаилә кодексына һәм мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү. Әлеге үзгәрешләр  бер гаилә балаларын бакчаларга һәм мәктәпләргә алганда өстенлек хокукын бирә, әгәр бу мәгариф учреждениесендә әлеге гаиләдән кемдер укыса, башка балаларны алуда каршылыклар чыкмаска тиеш. Шул ук закон нигезендә башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү каралган.

Икътисад өчен катлаулы хәлдә эшмәкәрлеккә ярдәм итү бик вакытлы булды. Ярдәм чаралары, кече һәм урта бизнес субъектлары белән беррәттән, үз-үзләренә эшләүчеләргә дә күрсәтелде. Җәмәгать судьялары турындагы законнарга үзгәрешләр кертү суд участоклары санын арттырырга мөмкинлек бирде.

"Нинди кабул ителгән закон проектын Сез аеруча мөһим дип саныйсыз"? - дип кызыксынды журналистлар. "Республика бюджеты, - дип җавап бирде Фәрит Мөхәммәтшин, уйлап та тормыйча, - быел ул аеруча "киеренке". Быел республика югалтулары 40 млрд. сумга якын тәшкил итте. Бу катлаулы шартларда республиканың төп финанс законының социаль юнәлешле булуы мөһим. Чыгымнарның 70%тан артыгы - социаль әһәмияткә ия".

Республика парламентының башлыгы депутатларның узган сайлау кампанияләре кысаларында сайлаучыларның наказларын үтәү буенча эшен аеруча мөһим дип атады. Биш елга «юл картасы» төзелә (гамәлдәге чакырылыш депутатларының вәкаләтләре кысаларында). Барлык наказларның чиреге инде тормышка ашырылган, быелга ниятләнгән  наказлар 80%тан артыкка үтәлгән.

Дәүләт Думасына республика парламенты тарафыннан дүрт федераль закон проекты кертелгән, шуларның берсе кабул ителгән. Әлеге закон РФ КоАП кысаларында дәүләт җир күзәтчелеге органнары компетенцияләрен төгәлләштерә. Икенчесе хәзер Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты каравында. Әлеге закон проекты тарафыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия яки техник проектны бозган өчен административ җаваплылык билгеләнә. Татарстан Дәүләт Советының тагын ике закон чыгару инициативасы - инновацион транспорт һәм индивидуаль торак төзелешен стимуллаштыру буенча регионнар чыгымнарын финанслау турында - эшләнеп бетә.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, закон чыгару эшчәнлегендә профильле сигез комитет каршында эшли торган эксперт советларының роле сизелерлек арткан. Республика парламенты башлыгы фикеренчә, эксперт советлары ике мөһим бурычны хәл итә - бер яктан, эксперт бергәлеге закон проектын эшләү процессына, икенче яктан, закон проекты кабул ителгәннән соң, аңлату эшенә җәлеп ителә. "Нәтиҗәдә, закон чыгаручылар каләме астыннан күпкә ышанычлырак законнар чыга".

Узып баручы 2020 ел - республика өчен юбилей елы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. «Бик күп чаралар узды, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин, - Дәүләт Советы «Автономияле ТССР турында» Декретка кул куюга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырыш үткәрде. Юбилей уңаеннан барлык район һәм шәһәрләрдә ветераннар чакырылган җирле советлар сессияләре узды. Без республиканың күренекле җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләренең каберләрен тәртипкә китердек».

«Татарстан: яңа тарих» китабының дүртенче томы дөнья күрде. Ул 1998-2000 еллардагы тарихи чорга багышланган. Фәрит Мөхәммәтшин китап автордашы Любовь Агеевага башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Үз тарихыңа сакчыл карарга кирәк», - дип саный Дәүләт Советы Рәисе.

Бүгенге матбугат конференциясендә быелның июлендә россиялеләр тавыш биргән федераль Төп законга төзәтмәләр кабул итүгә бәйле рәвештә Татарстан Конституциясенең кертелергә мөмкин булган үзгәрешләр турындагы мәсьәлә дә яңгырады.

«Без Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертергә әзерләнәбез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - хәзер социаль федераль законнарның зур блогын көтәбез. Әлбәттә, без аларны хупларбыз. Моннан тыш, Дәүләт Советы республика законнарын конституция новеллаларына туры китерү буенча планлы эш алып бара инде. Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына билгеләп кую процедурасы тәртипкә китерелгән, «Россия Федерациясе сенаторлары» терминологиясе туры китерелә.

Парламент җитәкчесе ассызыклаганча, әлеге процесс системалы рәвештә узачак. "Без үзебезнең карарларны төгәл үлчәп һәм ашыкмыйча гына эшләячәкбез", - диде ул.  Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр үз көченә керүгә бәйле рәвештә республика законнарын актуальләштерү тиешле федераль законнар кабул ителгән саен үткәреләчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин РФ субъектлары Конституция судларын юкка чыгару турындагы федераль үзәкнең карарын шәрехләп, республикада парламент каршында Конституция советы барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде. Өстәвенә, мондый тәҗрибә бар инде. Элегрәк Дәүләт Советында конституцион күзәтчелек комитеты эшләде. Фәрит Мөхәммәтшин конституцион гадел хөкем гражданнар өчен кулай булырга тиеш дип ышана.

"Дәүләт Думасы коронавирус аркасында чит ил сәфәрләреннән баш тартты һәм бюджет акчаларының шактый суммасын янга калдырды. Дәүләт Советына бу нисбәттән эшләр ничек тора? "- дип сорау бирде ММЧ вәкилләре. "Чыннан да, пандемиясе аркасында сәфәрләр азрак булды, - дип килеште Фәрит Мөхәммәтшин, - без 2020 елга чыгымнарның үтәлешенә анализ ясадык, ул һөнәри даими нигездә эшләүче депутатларның хезмәт сәфәрләрен кыскарту исәбенә 3 миллион 930 мең сум экономияләнүен күрсәтте. Бу акчалар билгеләнгән тәртиптә республика бюджетына кайтарылачак».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, киләсе ел социаль-икътисадый яктан да, сәяси яктан да әлләни җиңел булмаячак. Зур электораль цикл тәмамланмаган әле - киләсе елда безне РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар көтә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, сайлаулар гади булмаячак Шуңа да карамастан, Федераль Җыелышның түбән палатасында Татарстан вәкиллеген хәзерге дәрәҗәдә саклап калу бурычы куелган.

2021 ел республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. “Безгә бу идеяне конкрет эчтәлек белән тулыландырырга кирәк, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - бүген Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Республикада оештыру комитеты төзелде, Татарстан халыклары ассамблеясендә - махсус эшче төркем. Ассамблеягә керүче милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре Телләр елын һәм халык бердәмлеген уздыру инициативасына рухланып карадылар. Минемчә, Якшәмбе күпмилләтле мәктәбенең эше дә арттырылачак.

Матбугат конференциясен тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, гадәттәгечә, аның җиңелрәк һәм уңышлы узуын теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International