СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен премьера алдыннан күрсәттеләр. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм тормыш иптәше Луиза Акрамовна белән Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде.
9
апрель, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Татар сүзе – Тукай сүзе» телевизион концертында катнашучыларны сәламләде. Чара Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.
9
апрель, 2026 ел
Бүген Казанда, Казан федераль университетының (КФУ) Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мәйданчыгында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышы узды. Парламентарийларның игътибар үзәгендә остазлык, яшьләр проектларына ярдәм итү һәм яшь буынның актив гражданлык позициясен формалаштыру мәсьәләләре булды.
9
апрель, 2026 ел
Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасында миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ