Округларда депутат атнасы

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе, 09:53

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан депутатлар үз округларында сайлаучыларны котладылар, шулай ук "Теләкләр чыршысы" һәм "Яңа ел белән, ветеран!" хәйрия акцияләренә кушылдылар.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Динә Камалиевага иҗат өчен җыелма бүләк тапшырды - кыз  "Теләкләр чыршысы"на хат язган иде. Динә Питрәч районының Татар Ходяше авылында яши һәм Казанның Кояшлы шәһәре микрорайонында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шөгыльләнә. Динә озак вакыт иҗат һәм скетчинг өчен җыелма турында хыялланган. Хәзер аның хыялы тормышка ашты.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов белән бергә район ветераны Евгений Зыковны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, бүләкләр тапшырды. Евгений Васильевич Зыков унҗиде яшендә фронтка җибәрелә, Кара диңгез флотында матрос булып сугыша, төнге дозорларда катнаша, Кара диңгез суларын дошман снарядларыннан чистарта.

Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов 93 яшьлек ветеран Софья Уманскаяны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Софья Борисовна Казанда яши. 1942 елда ул әти-әнисе белән блокададагы Ленинградтан китә алган. Казанда Софья Уманская авиация заводында эшләгән, ул фронт өчен сугышчан самолетлар чыгаруда катнашкан. КДУ тәмамлаганнан соң Софья Борисовна укытучы булып эшләгән. Ветеран депутатка бүләк һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде. “Яңа ел белән ветеран!” кысаларында республиканың 1150 кешесенә азык-төлек җыелмалары тапшырылачак.

28 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Балтач муниципаль районында булды, район ветераннарын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аларга “Яңа ел белән, ветеран!” бөтенроссия акциясе кысаларында бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, депутат берничә социаль объектны - Балтач бистәсендә социаль ипотека программасы буенча төзелгән сигез фатирлы торак йортны, Кариле авылында “Кариле” спорт комплексын ачу тантанасында катнашты, “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелгән ишегалды бәйрәмендә булды.

Камил Нугаев шулай ук Балтач үзәк район хастаханәсе табибларын һәм медперсоналын Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады, аларга #CпасибоВрачам дигән традицион хештэг белән ясалган торт тапшырды. "Пандемия илне чолгап алгач, фельдшерлар, хирурглар, шәфкать туташлары, ашыгыч ярдәм йөртүчеләр алдынгы рәткә чыкты. Көн саен алар үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешеләрнең тормышын саклап калдылар, берничә смена рәттән эшләделәр ", - диде Камил Нугаев.

Яңа ел алдыннан Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин Чистайда күп балалы  гаиләләрдә булды. Халит Мәхмүт улы гаиләләргә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде, шулай ук Яңа ел бүләкләрен тапшырды. Күп балалы гаиләләрнең берсе газ колонкасына мохтаҗ иде, депутат ярдәме белән хәзер ул аларда бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International