Фәрит Мөхәммәтшин республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты

14 гыйнвар 2021 ел., пәнҗешәмбе 15:37

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар журналистлары, масс-медиа хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу Россия матбугаты көненә багышланган иде. Парламент җитәкчесе республиканың медиа-җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстан журналистикасы илдә иң алдынгылардан санала - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - яңа эш формаларын эзләү дәвам итә, нәтиҗәдә кешеләргә мәгълүмат алу тагын да уңайлырак була бара».

Республика парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, быел республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чараларының тиражы шактый арткан. Аерым алганда, "Татмедиа" холдингы газеталарының тулаем тиражлары 2020 елда 20% тан артыкка үскән, ә журналларга язылу икеләтә арткан. "Бу журналистикага ихтыяҗ һәм каләм әһелләре хезмәтенә хөрмәт турында сөйли, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - сездән башка, сезнең язмаларда чагылдырылган хәлләрне анализламыйча торып, без күпмилләтле халкыбызны коронавируска каршы көрәштә, гомумән алганда, әлеге вәзгыять аркасында килеп туган икътисадый чакыруларга каршы  торырга берләштереп бетерә алмас идек". Парламент җитәкчесе массакүләм мәгълүмат чараларында тәнкыйтьне һәм килеп туган проблемалар турында сөйләшүләрне бик тә файдалы дип атады. Әмма Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны тәнкыйтьләп кенә калмыйча әлеге вәзгыятьне хәл итү юлларын тәкъдим итәргә дә чакырды.

Республика парламенты башлыгы "катлаулы, әмма вакыйгаларга бай булган " 2020 елга нәтиҗәләр ясап, күп нәрсә эшли алдык, дип ассызыклады. Икътисадый кыенлыкларга карамастан, торак һәм юл төзелеше күләме сакланган.

2020 ел республика өчен юбилейлар елы булды - бу ТАССРның йөз, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы елы. Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга үз басмалары битләрендә, теле һәм радиотапшыруларда юбилей елы кысаларында узган күпсанлы чараларны яктыртканнары,  бу темаларга игътибарлы булганнары өчен рәхмәт белдерде.

Республиканың гасырлык юбилее елында тагын бер мөһим вакыйга булды – журналистлар инициативасы белән Татарстан журналистикасы Энциклопедиясе нәшер ителде. Массакүләм мәгълүмат чараларын һәм аларда эшләгән шәхесләрне ачыклау буенча киң күләмле эш алып барылды, меңләгән күренекле мөхәррирләр, журналистлар биографиясе өйрәнелде; республика газеталары, журналлары, мәгълүмат агентлыклары, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, радио һәм телевидение тарихы анализланды. Татарстан журналистикасы үсешенә зур өлеш керткән ветераннар арасында Фәрит Мөхәммәтшин Флорид Әгъзәмовны, Евгений Лисинны, Исмәгыйль Шәрәфиевны, Андрей Гавриловны, Шәмси Хамматовны һәм башкаларны атады. Татарстан журналистикасының абруе бик зур, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Яңа гына башланып киткән 2021 елда, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, планнар зурдан. Аларның күбесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасында яңгырады. "Без бергәләп кенә мондый зур бурычларны хәл итә алабыз", - дип мөрәҗәгать итте парламент җитәкчесе журналистларга.  

Бу ел республикада Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы дип игълан ителде. «Республикада милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны, халыкның бердәмлеген һәм төрле диннәргә хөрмәтне саклап калуга ирешелә, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - бу елда да матбугат әһелләренең әлеге мәсьәләләргә игътибары зур булыр дип ышанам».

Быел РФ Дәүләт Думасына 8 нче чакырылыш депутатларын сайлаулар көтелә. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, сайлаулар гади булмаячак. "Безнең бурыч - Россия парламентының түбән палатасында Татарстанны лаеклы тәкъдим иткән һәм республика мәнфәгатьләрен яклый алырдай депутатларны сайлау", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшинның журналистлар белән традицион очрашуы “Татмедиа” бинасында узды. Бүген парламент җитәкчесе узган елның декабрендә ачылган Татарстан китап нәшриятының «Әдәби кафе» эше белән танышты. Бу – китап нәшриятенең Казандагы дүртенче кибете. Биредә төрле жанрларда 700 гә якын китап тәкъдим ителгән.

Дәүләт Советы Рәисенә шулай ук «Тәртип» мәдәни-милли радиосының яңа брендын, «Салават күпере» һәм «Ялкын» балалар студияләрендә оештырылган «Татмедиа Junior» уникаль проектын һәм яңа фотостудияне тәкъдим иттеләр.

"Фотостудиянең уникальлеге шунда, без биредә югары сыйфатлы сәнгать продукты булдырабыз, Татарстан журналлары тышлыгын эшлибез. Студиянең эше халыкара стандартка якынлашкан», - диде фотографлар берлеге рәисе, фотостудия җитәкчесе Рамил Гали.

Парламент җитәкчесе өчен презентацияне «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин үткәрде. «Бу проект җәмгыятьтә яңа медиа үсеше шартларында яшьләрнең татар теленә кызыксынуын арттыру өчен кирәк. Безнең контентны бөтен дөньяда күрә алалар», — диде Илназ Фазуллин.

«Мондый яңа инициативалар кирәк, безгә яшьләр арасыннан яшь, актив шәхесләр күбрәк кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков заманча җиһазлар белән өч студия барлыгын, анда балалар төрле юнәлештәге уникаль контент булдыра алачагын әйткән иде. «Алар тарафыннан туган телне, дөньяны, космосны, табигатьне өйрәнү буенча 30 видеоканал булдырылган инде. Асылда, алар яшьләрнең бөтен тормышын колачлый», - диде Шамил Садыйков.

Генераль директор әйтүенчә, «Татмедиа Junior» проекты YouTube, Instagram һәм ТікТок социаль челтәрендә эшли белүче журналистларны әзерләргә ярдәм итәчәк. Бу яңа белемнәр һәм технологияләргә ия булган иҗади хезмәткәрләрнең яңа буыны булачак. 

Узган ел радиоэфирга "Тәртип" каналы кайтты.  Мәдәни-агарту радиосы брендын бүген Дәүләт Советы Рәисенә тәкъдим иттеләр. Милли радиоплатформа концепциясен тапшыруларның баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева тәкъдим итте. “Радио миссиясе - милли көйләрне һәм халык җырларын массакүләм тыңлаучыларга җиткерү генә түгел, киләчәк буыннарга туган телнең матурлыгын һәм байлыгын, тарихын, милли гореф-гадәтләрен, мәдәни һәм әдәби мирасын тапшыру”, - диде ул.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин медиа бергәлекнең аеруча яхшы эшләүче вәкилләренә бүләкләр тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International