Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021»дә җиңүләре белән котлады

2021 елның 15 гыйнвары, җомга, 19:48

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады. Ул «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга һәм «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагинга телеграммалар юллады.

«18нче тапкыр „КАМАЗ-мастер“ командасы искиткеч нәтиҗә күрсәтте, ул быел гомуми зачетта бөтен пьедесталны яулады. Мавыктыргыч узыш остазларның зур тәҗрибәсе һәм барлык экипажларның профессионализмы, Татарстан йөк машиналарының югары техник потенциалы, команданың нәтиҗәле һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә иң зур казанышларга ирешү мөмкин булуын раслады», — дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, Владимир Чагинга мөрәҗәгать итеп.

Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Сотниковның яшь экипажын аларның карьерасында беренче җиңүләре белән аерым котлады.

Сергей Когогинга юлланган телеграммада ТР Дәүләт Советы Рәисе «КАМАЗ»ның югары спорт осталыгы, коллективның уртак нәтиҗәгә килү өчен эшли белүе, безнең йөк машиналарының техник әзерлеге командага тагын бер тапкыр барлык призлы урыннарны яуларга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте.

«Барлык татарстанлылар кебек үк, без „КАМАЗ“ның казанышлары һәм уңышлары белән горурланабыз. „КАМАЗ-мастер“ның данлыклы коллективына чын күңелдән уңышлар һәм яңа матур җиңүләр телим», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International