Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе, 17:16

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә булды, анда РФ ФС Федерация Советында, шулай ук "Бердәм Россия" партиясе башкарма комитетында берничә очрашу үткәрде, анда булачак сайлау кампаниясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Кремленең Екатерининский залында узган Россия Федерациясе Президенты бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашты. Россия дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш керткәне һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Дәүләт Советы Рәисе Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Республика парламенты башлыгына Рәхмәт хатын Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International