Лаеш районында республика мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру проектына старт бирелде

2021 елның 29 гыйнвары, җомга, 18:47

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиясенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Татьяна Ларионова эш сәфәре белән Лаеш районында булды, анда ул Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналарын булдыру проектын башлап җибәрде, шулай ук мәктәп туклануын оештыруны тикшерде.

Татьяна Ларионова район башлыгы Илдус Зарипов озатуында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2 нче Лаеш мәктәбендә булды. Биредә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында шахмат зонасын ачу тантанасы булды. «Бердәм Россия» партиясенең Мәгълүматлаштыруда һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча Татарстан бүлекчәсе комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тәкъдим ителгән проект республиканың барлык мәктәпләрендә шахмат зоналарын булдыруны күздә тота. Проектның максаты - балаларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру, эчтәлекле ял оештыру.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, проектка старт Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге мәктәптә бирелгән - ул "тормышта максат, бурычлар куйган һәм нәтиҗәгә ирешә белгән" кеше.

Ул Татарстанда "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында "Үсеш ноктасы" цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре төзелүенә игътибарны юнәлтте, алар шулай ук шахмат зоналарын үз эченә ала. Әмма әлеге спорт төре белән кызыксынуларны исәпкә алып, махсус программаны гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде.

"Финанслар күзлегеннән караганда чыгымнарның азрак булуына һәм шул ук вакытта балаларда шахмат зоналарына ихтыяҗ зур булуына игътибар иттек, – диде парламентарий. – Шахмат - ул җиңәргә өйрәтә торган фән. Җиңү өчен күп нәрсәне белергә, күнегүләр ясарга, омтылырга кирәк. Шахмат уены баланың акыл үсешенә ярдәм итә. Шуңа күрә бу проект теләсә кайсы белем бирү учреждениесе, гаилә һәм бала өчен бик кызыклы һәм мөһим. Минемчә, битараф кешеләр булмас, һәркем баласының файдалы, перспектив эш белән шөгыльләнүен тели, ул аларга иртәгәге көн өчен күп нәрсә бирә ала".

Республика парламенты башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, республикада 1321 мәктәп бар, шуларның 912сендә шахмат зоналары юк. Киләсе уку елы башына республиканың барлык мәгариф учреждениеләрен шахмат комплектлары белән тәэмин итү бурычы куелды, алар өстәлне, урындыкларны, шахмат һәм шахмат сәгатьләрен үз эченә ала.

Тантанада катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова шахмат хәрәкәтен үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул агымдагы елның апрелендә шахмат белеменең ресурс үзәге булган Лениногорск районында күчмә укыту семинары узачагы хакында әйтте.

Бүген Лаеш районында Дәүләт Советы, район советы депутатлары, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Анда шахмат дәресләрен оештыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Мондый зона очрашулары бөтен республика буйлап узачак. Татьяна Ларионова проект нәтиҗәләре мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясендә ясалачагына игътибарны юнәлтте.

Татьяна Ларионова Лаеш шәһәренең 2 нче мәктәбе һәм Сокура бистәсе мисалында шулай ук мәктәп ашханәләре эше белән танышты. Парламент Рәисе урынбасары аш пешерүчеләр, мәктәп укучылары һәм ата-аналар белән аралашты, алар туклануны оештыруны контрольдә тота, шулай ук мәктәп менюсыннан төшке аштан авыз итте. Парламентарий әлеге уку елыннан, икътисади кыенлыкларга карамастан, башлангыч сыйныф укучыларының бушлай кайнар ризык ашауларына игътибар итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быелның февралендә ТР Дәүләт Советы Президиумының мәктәп туклануын оештыру һәм аның сыйфаты мәсьәләләре буенча күчмә утырышы узачак. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча депутатлар үз сайлау округларында әлеге мәсьәләне өйрәнәләр.

"Урта, өлкән сыйныф балаларын ничек ашату сыйфаты әлегә миндә нинди дә булса шелтәләр тудырмый. Ә ата-аналар журналларында язмалар күрсәткәнчә, олылар үзләре туклану сыйфатын яхшы бәялиләр, - диде Татьяна Ларионова. - Шуңа да карамастан, кайбер мәсьәләләр актуаль булып кала бирә. Әйтик, кайбер мәктәп ашханәләре ремонт таләп итә, ашханәләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары бкенча да сораулар бар. Боларның барысын да без Дәүләт Советы Президиумы утырышында тикшерергә ниятлибез».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International