Округларда депутат атнасы

2021 елның 5 феврале, җомга, 12:42

Бу атнада Дәүләт Советы депутатлары үз округларының авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында катнаштылар, шулай ук республика мәктәпләрендә тукландыру сыйфатын тикшерүне дәвам иттеләр. Мәктәптә балалар туклануын оештыруга кагылышлы проблемалар арасында пешекчеләрнең хезмәт хакы түбән булу, ашханәләрнең тәэмин ителеше түбән булу, логистика зәгыйфьлеге иң мөһим мәсьәләләр булып тора. Әлеге сораулар Дәүләт Советы Президиумының Биектау районында узачак күчмә утырышында каралачак.

2 февраль көнне Татарстанның Нурлат районы Егоркино һәм Төрнәс  авыл җирлекләрендә халык җыеннары булып узды. Анда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты. Ул район халкына республика һәм федераль программалар турында мәгълүмат бирде. Авыл халкыннан килгән мөрәҗәгатьләрне һәм сорауларны депутат шәхси контрольгә алды. Авыл мәктәпләре укучыларына Людмила Рыбакова шахмат җыелмалары һәм демонстрацион шахмат такталары тапшырды. Хәзер республика проекты кысаларында Нурлат районы мәктәпләрендә дә шахмат зоналары барлыкка киләчәк.

2 февральдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Балтач районында булды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә депутат Чепья авылында "Май" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында булды, анда ул атланмай тутыру һәм сөтләрне пакетлау линияләрен карады, һәм күптән түгел генә Иске Салавыч авылында ачылган сөтчелек комплексы эшчәнлеге белән танышты. Шул ук көнне Камил Нугаев Балтач районы агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм алдынгылары белән очрашты.

Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Кукмара районы мәктәпләрендә - Манзарас урта мәктәбендә, 3 нче Кукмара урта мәктәбендә һәм күппрофильле лицейда укучыларны тукландыру ничек оештырылуын өйрәнде. Ул мәктәп ашханәсендә булды, укучылар белән аралашты, мәктәп менюсыннан төшке аштан авыз итте. Манзарас мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова сүзләренә караганда, бүгенге көндә уку йортында 461 бала укый. Мәктәптә кайнар туклану 100 процент тәшкил итә. 1-4 сыйныфлар өчен, озайтылган көн төркемен дә кертеп, өч тапкыр туклану каралган. Уку елы башында мәктәп туклануын контрольдә тоту буенча ата-аналар  комитеты сайланган. Кварталга бер тапкыр рейдлар уздырыла, аның барышында гигиена, туклану графигы, рацион, меню, порцияләр күләме, әзер продукциянең сыйфаты һ.б. тикшерелә.

4 февральдә Чирмешән районының Түбән Кәминкә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Авыл халкы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова белән бергә җирле әһәмияттәге мәсьәләләр турында фикер алышты. Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналарын ачу буенча махсус проектны гамәлгә ашыру кысаларында депутат Яңа Әлем урта мәктәбенә шахмат өчен җыелмалар тапшырды.

ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин Чистай шәһәренең 1 нче һәм 4 нче мәктәпләрендә һәм 2 нче лицеенда кайнар тукландыру оештыру эше белән танышты. Депутат балаларны кайнар ризык белән тукландыру, ашханәләрне матди-техник яктан һәм кадрлар белән тәэмин итү, азык-төлек сыйфатын контрольдә тотуны оештыру һ.б. мәсьәләләргә игътибар юнәлтте. «Мәктәпләрнең матди-техник базалары лаеклы дәрәҗәдә. Кадрлар тулысынча тәэмин ителгән. Һәр мәктәптә укучыларны тукландыруны оештыруга контроль оештырылган. Бу мәгариф идарәсенең контроле генә түгел, бәлки ата-аналар, иҗтимагый, муниципаль, республика, шулай ук Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәсе", - дип билгеләп үтте Халит Гарифуллин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International