Цифрлаштыру өлкәсендәге закон инициативалары өстенлекле тәртиптә каралачак

2021 елның 5 феврале, җомга, 14:04

4 февральдә Дәүләт Советында «Цифрлы трансформация» парламент семинары узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеше министры Айрат Хәйруллин яңа технологияләр үсеше, аларны икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармакларында куллану турында сөйләде.

ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашкан семинар-киңәшмәне ачып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин заманча дөньяда мәгълүмат-коммуникация технологияләренең ролен билгеләп үтте.

Республикада бу юнәлештә "Цифрлы икътисад" илкүләм проекты, шулай ук "Республиканың цифрлы трансформациясе концепциясе" кысаларында күп эшләр башкарыла. Әйтик, Татарстанда электрон хезмәтләр, шулай ук хакимият органнарының электрон документлар әйләнеше уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла.

Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеше министрлыгының гыйнвар ахырында узган коллегиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика хакимияте органнарын бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк кушылырга һәм һәр министрлык һәм ведомство буенча юл картасын эшләргә кушкан иде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советында 2010 елдан «Электрон Парламент» системасы уңышлы эшләп килә, депутатлар корпусы һәм республика халкы арасында төрле рәсми интернет-платформаларда диалог актив алып барыла. Пандемия шартларында мондый алым аеруча актуаль булган.

"Коронавирус пандемиясе IT-тармакны "кайнатып җибәрде". Илебез бизнесы, дәүләт идарәсе системасы кебек үк, технологик фундаментка, IT-хезмәтләргә һәм продуктларга мохтаҗ була башлады.  XXI гасырда алга барырга, яңа технологияләр үзләштерергә, виртуаль мәйданчыкларда катнашырга кирәк», - дип басым ясады ул һәм республика парламенты тарафыннан министрлыкка парламент электрон системаларын камилләштерү буенча берничә конкрет тәкъдим кертелүен билгеләп үтте.

Айрат Хәйруллин "болытлы технологияләр" үсеше, биг-дат, җитештерүне автоматлаштыру турында җентекләп сөйләде, бу, үз чиратында, хезмәтнең продуктивлыгын күтәрүне стимуллаштыра. Сүз икътисадый торышны кардиналь рәвештә үзгәртергә сәләтле 5G челтәре, ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтү турында да барды, бу дәүләт хезмәтләре системасын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Министр цифрлы трансформация үсешенең төп максатларын искәртте, алар исәбендә - дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең барлык төрләрен цифрлы рәвештә күрсәтү, илнең барлык халкын тизйөрешле интернет белән тәэмин итү, икътисадның төп тармакларының "цифрлы өлгергәнлеккә" ирешүе һ.б.

Форсаттан файдаланып, Айрат Хәйруллин Дәүләт Советы депутатлар корпусына һәм шәхсән Фәрит Мөхәммәтшинга узган елда кабул ителгән IT-парк резидентлары өчен салым ставкаларын киметүне күздә тоткан закон проектын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанда цифрлы икътисад секторында актив хезмәткә сәләтле халыкның 3,3 проценты эшли (чагыштыру өчен: Кытайда - 17-18 процент, Америкада - 10-12 процент, Европа илләрендә - 7-8 процент).

«Без кая омтылырга кирәклеген күрәбез һәм беләбез», - дип басым ясады министр.

Парламентарийлар докладчыга шәхси мәгълүматларны яклау, икътисадның традицион секторларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында сораулар бирде. Депутатлар шулай ук җирле продукцияне һәм хезмәтләрне электрон сәүдә мәйданчыклары аша чыгаруда муниципалитетларның роле турында фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуга нәтиҗә ясап, цифрлы үсеш өлкәсендәге законнарны үзгәртү буенча закон чыгару инициативалары Татарстан парламентарийлары тарафыннан өстенлекле тәртиптә каралачак, дип ышандырды.

Парламент башлыгы фикеренчә, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының үз эшләрендә, барыннан да элек, халык белән эшләүне камилләштерүгә һәм аларның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән яңа ысуллар һәм технологияләр куллануын карарга кирәк. Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны әлеге мәсьәләне аерым контрольгә алырга чакырды.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International