Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2021 елның 9 феврале, сишәмбе, 16:19

Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар соңгы сайлау кампанияләре барышында юл хәрәкәтен оештыру һәм транспорт инфраструктурасын яхшырту мәсьәләләре буенча гражданнардан кергән сорауларның ничек хәл ителүен карадылар.

Комитет рәисе Шакир Яһудин искәрткәнчә, республикада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә гражданнар җыенында кергән,  шулай ук 2020 елның сайлау кампаниясе барышында «Минем депутат» онлайн-сервисы һәм «Мобиль кабул итү» проекты аша килгән мәсьәләләрне хәл итү буенча 2020 - 2024 елларга «юл картасы» (чаралар комплексы) кабул ителгән.

«Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе буенча, без утырышларыбызда "юл картасы" чараларын гамәлгә ашыру барышын карау практикасын дәвам итәбез, - диде Шакир Яһудин, - без узган елның ноябрендә юл хәрәкәте иминлегенә бәйле мәсьәләләрне карап чыктык. Бүген Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы юл хәрәкәтен оештыру һәм транспорт инфраструктурасын яхшырту өлкәсендә гражданнарның наказларын үтәү өчен нинди чаралар күрелүе турындагы мәгълүматны тыңларга тәкъдим ителә".

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр иткәнчә, 380 мөрәҗәгатьнең яртысы юл-транспорт өлкәсенә карый. Шул ук вакытта аларның күпчелек өлеше ясалма тигезсезлекләр, җәяүлеләр кичүләре һәм светофорлар урнаштыру белән бәйле. Сорауларның төп өлеше шәһәр һәм районнарның урам-юл челтәренә кагыла, шуңа күрә алар муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына, шулай ук кызыксынган министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәрелгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, 137 мөрәҗәгать каралган инде. Планлы эш бара, мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше үтәлгән. Чакырылыш ахырына кадәр, депутатлар исәпләвенчә, наказларның күбесе гамәлгә ашырылачак.

Бирелгән сорау буенча һәр җавап адресатка барып җитәргә тиеш, дип саныйлар парламентарийлар. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында проблема хәл ителә алмаса, бу хакта яхшылап аңлатырга кирәк. Профильле комитет әгъзалары Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына муниципаль берәмлекләр белән берлектә «юл картасы» чаралары комплексын гамәлгә ашыру эшен дәвам итәргә тәкъдим иттеләр.

Шулай ук комитет утырышында ТР җәмәгать судьяларын сайлау, ТР Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International