Парламентарийлар инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә законны гамәлгә ашыру максатларында кабул ителә торган норматив хокукый база булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе, 16:35

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды. Парламентарийлар Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә  законны гамәлгә ашыру максатларында кабул ителә торган  норматив хокукый база булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, законнарны мониторинглауны уздыру графигын расладылар һәм башка мәсьәләләрне карадылар.

Комитет әгъзалары Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә законны гамәлгә ашыру максатларында кабул ителә торган  норматив хокукый база булдыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин соңгы елларда республика һәм федераль дәрәҗәдә инвестицияләүне үстерүгә һәм капитал салуны кызыксындыруга юнәлтелгән берничә хокукый акт кабул ителүен билгеләп үтте. Парламентарий әйтүенчә,  законны гамәлгә ашыру максатларында кабул ителә торган  актларны кабул итү процессының ничек баруын һәм хокук кулланучыларның нинди проблемалар белән очрашуын карарга вакыт җиткән.

Доклад белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицион һәм инновацион эшчәнлек идарәсе башлыгы Динар Шакиров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Министрлар Кабинеты тарафыннан законнарны гамәлгә ашыру буенча эшче төркем төзелгән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына башкарма хакимият органының  капитал салуны яклау һәм кызыксындыру буенча килешү төзү буенча вәкаләте бирелгән.

2020 елда илдә химия сәнәгате, транспорт, энергетика, файдалы казылмалар чыгару һәм эшкәртү, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башка тармакларда яңа инвестицион проектлар буенча 24 килешү имзаланган. Татарстан, үз чиратында, 70 миллиард сумнан артык суммага капитал салуны яклау һәм кызыксындыру турында 3 килешү төзегән.

Докладчы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә килешүләр төзүне җайга сала торган региональ норматив хокукый актлар әзерләү буенча эш алып барыла.

Лотфулла Шәфигуллин, инвестицион эшчәнлек өлкәсендә законнар язуның  актуальлеген билгеләп, комитет бу мәсьәләне контрольдә тотачак, дип билгеләде. 

Парламентарийлар шулай ук «Халыкара медицина кластеры һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында федераль закон проекты буенча ТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын кире алу турындагы мәсьәләне карадылар.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев аңлатканча, республикада халыкара медицина кластерын булдыру медицина хезмәтләре исемлеген киңәйтүгә, фармацевтика, медицина сәнәгате, сәламәтлек саклау үсешенә, шулай ук медицина туризмыннан керемнәрне арттыруга һәм иң яхшы медицина практикаларыннан файдалану мөмкинлегенә ярдәм итәчәк дип планнаштырылган булган.

Ләкин, Татарстан Республикасы Фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге кысаларында федераль министрлыкларның искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып, Халыкара медицина кластеры проекты концепциясен эшләп бетерү турында карар кабул ителгән. Шулай итеп, хәзерге вакытта әлеге өлештә закон чыгару инициативалары туктатылачак һәм актуаль булып саналмаячак, дип билгеләде Алексей Савельчев.

Парламентарийлар шулай ук «Дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр турында» Федераль законны һәм  «Конкуренцияне яклау турында» Федераль законның  Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт һәм муниципаль предприятиеләр төзүгә тыю кертү өлешен мониторинглау графигын расладылар.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International