Дәүләт Советы депутатлары өчен һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар

2021 елның 12 феврале, җомга, 14:28

Бүген парламентта Дәүләт Советы депутатлары өчен  һәм аларның ярдәмчеләре өчен «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру тәртибе турында»  семинар узды. Законнардагы үзгәрешләр турында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре Гөлфия Каюмова, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, республиканың профильле ведомстволары хезмәткәрләре сөйләде.

Семинарны ачып, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, узган ел депутатларның, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы законнарны үтәүләренә кагылышлы норматив-хокукый документларга берничә яңалык кертелде, дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша һәм ТР Прокуратурасы коррупциягә каршы тору буенча законнарның үтәлешен күзәтү бүлегенең өлкән прокуроры Роберт Вәлитов семинарда катнашучыларга керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру тәртибендәге яңалыклар турында сөйләделәр.

Социаль иминиятләштерү фондының Региональ бүлекчәсе иминиятләштерү бүлеге башлыгы Аида Волкова Керемнәр турында белешмәләр тутырганда кулланыла торган Фонд мәгълүматлары турында мәгълүмат бирде.

Депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре алдында шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең бүлек җитәкчеләре Валентина Бубнова һәм Гүзәл Арикова чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International