Округларда депутат атнасы

2021 елның 12 феврале, җомга, 15:10

Бу атнада Дәүләт Советы депутатлары округларда эшен дәвам итте. Парламентарийлар район советларының хисап сессияләре эшендә, гражданнар җыеннарында катнашты, гражданнарны кабул иттеләр,  шулай ук республика районнарында шахмат зоналарын төзү проектына старт бирде.

9 февральдә Казан кооператив техникумында Казан шәһәр Думасы, Дәүләт Советы һәм администрация вәкилләренең Даурия округы сайлаучылары белән беренче хисап очрашуы узды. Совет районы халкы белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина аралашты. Ул Татарстанда гамәлгә ашырыла торган республика программалары турында сөйләде. Танкодром микрорайонында яшәүче халыкны Комсомолец скверы янында фонтан төзү, яңа бассейн төзү мәсьәләләре борчый. Гражданнар йортларда су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре торышына зарланды, җәмәгать транспорты маршрутларында автобуслар санын арттырырга сорадылар. Барлык мәсьәләләр дә депутатлар тарафыннан контрольгә алынды.

10 февральдә Казан шәһәре Совет районының "Азино" балалар иҗаты үзәгендә Ломжа сайлау округы халкы депутатлар һәм администрация вәкилләре белән очрашты. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр турында башкалада яшәүчеләр Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белән бергә фикер алыштылар. Казанлыларны юл билгеләре урнаштыру, машина кую урыннарын һәм юл йөрү урыннарын төзекләндерү, торак массивларда чүп-чарны капчыклар җыю, округта яңа мәгариф учреждениеләре төзү мәсьәләләре борчый.

Чирмешән районының Яңа Әлмәле авылында Чуашия шагыйре Порфирий Афанасьевның йорт-музее булдырылачак.  Мондый карарны 10 февральдә Түбән Кәминкә авылында узган гражданнар җыенында яңгыраттылар. Халык җыенында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты. «Үзебезнең авылда Чувашиянең халык шагыйре, якташыбыз Порфирий Афанасьев йорты-музее төзергә җыенабыз. Бу эш авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында башкарылачак. Йорт әзер, хәзер укытучылар һәм мәктәп укучылары экспонатларны эзләү белән шөгыльләнәләр», - дип, планнары белән уртаклашты Яңа Әлмәле авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Мельников. Шул ук көнне Людмила Рыбакова 93 яшьлек тыл хезмәткәрее Мәрьям Задайханованың хәлен белде.

10 февральдә Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова гражданнарны дистанцион рәвештә кабул итте. Депутатка 78 нче лицееның сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналар җәмгыяте вәкилләре балаларны ике тапкыр кайнар туклану белән тәэмин итү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә махсус мәктәпләрдә балалар ике тапкыр бушлай туклану белән тәэмин ителә, ә гадәти мәктәпләрдә бушлай бер тапкыр тукланалар. "Урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә инвалид балаларны ике тапкыр бушлай тукландыруны оештыру мәсьәләсе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, Казан мәгариф идарәсенең аерым контролендә тора, һәм мин депутат буларак бу проблеманы шәхси контроленә алачакмын", - дип хәбәр итте Ольга Воронова. Шулай ук депутатка Казанның 48 нче мәктәбе укучыларының ата-аналары музыка һәм гомуми мәктәп чаралары уза торган актлар залын яктырту мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Депутат ата-аналарга сорауларны аерым контрольгә алырга һәм проблемаларны хәл итәргә вәгъдә итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Чаллы шәһәрендә «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» проекты буенча төзелә торган  мәктәб төзелеше белән танышты. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов озатуында ул полилингваль мәктәп төзелгән мәйданчыкта булды. «Эш темплары мине шатландырды, - дип уртаклашты Татьяна Ларионова. - Төзүчеләр өченче катка чыкты. Эчке эшләр дә башланды. Алга таба эшләү өчен кирәкле материаллар сатып алынды инде. 1224 урынлык мәктәпне Чаллыда бер генә түгел, ләкин бу әлеге мәктәпләрдән күп аермалы булачак, чөнки ул полилингваль комплекс буларак төзелә. Нигез итеп без РФ мәгариф министры тарафыннан Россиядә иң яхшы проект дип табылган Казан проектын алабыз.

Чаллыда мәктәпләрдә шахмат зоналарын төзекләндерү проекты старт алды. Алар шәһәрнең 56 уку йортында пәйда булыр дип планлаштырыла. Чаллыда беренче шахмат зонасы 78 нче номерлы Пушкин лицеенда пәйда булды. 10 февральдә анда  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да булды. "Без барлык мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары һәм класслар булдыру инициативасы белән чыктык, безнең балалар анализларга, уйларга, фикер йөртергә, җиңәргә өйрәнсеннәр өчен. Бу уен үҗәтлеккә, хезмәткә, җиңә белүгә өйрәтә», - диде Татьяна Ларионова. Мондый шахмат зоналары бөтен Татарстан буенча уку йортларында булдырыла, быел шундый 896 мәйданчык ачу планлаштырыла.

Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналарын булдыру проекты Менделеевск районында да гамәлгә ашырыла башлады. 3 нче мәктәп башлангыч мәйданчык булды. Монда «Гамбит» шахмат клубының эше өчен шахмат сыйныфы җиһазланган. Шахмат зонасын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев ачты. "Шахмат - уен гына түгел. Бу сәнгать, спорт, уйлау фәне - җиңәргә фән. Шахмат остасы буларак фикер йөртергә өйрәнегез һәм сез уңышка ирешерсез», - дип саный Татьяна Ларионова.

11 февральдә Зәйдә дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының җиденче утырышы булды, анда Дәүләт Советы депутатлары Николай Нефедов һәм Илшат Әминов катнашты. Утырыш башланганчы депутатлар ПГУ - 850 МВт төзелеш мәйданчыгында, “Сетевая компания” АҖ филиалының Зәй РЭСы базасында, 2 нче мәктәптә булдылар.

5 февральдә Аксубай районында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашында муниципаль район Советының хисап утырышы узды. Утырыш башланганчы Юрий Камалтынов район башлыгы Камил Гыйльманов озатуында яңа күпфункцияле мәдәни үзәктә һәм район универсаль технологияләр техникумында булды. “Районның күп күрсәткечләре 2019 ел белән чагыштырганда артты, - дип билгеләп үтте парламент рәисе урынбасары, - димәк, районда яхшы нәтиҗәгә омтылыш бар”. Юрий Камалтынов республиканың икътисадый үсеше турында сөйләде, Татарстанда күп эшләр башкарыла, шул исәптән федераль үзәк ярдәме белән дә, дип билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, пандемиягә карамастан, барлык социаль бурычлар да үтәлгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International