Питрәч районы актив үсеш кичерә һәм инфраструктураны үстерү бурычларын оператив хәл итүне таләп итә, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин

2021 елның 12 феврале, җомга, 15:45

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында булды. Парламент җитәкчесе 2020 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашты, шулай ук берничә социаль объектта булды.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ел башында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары гадәттәгечә узган елгы эшкә йомгак ясый һәм киләчәккә бурычлар билгели. Аның сүзләренә караганда, 2020 елда республика, пандемия аркасында килеп туган авырлыкларга карамастан, 2030 елга кадәр ТР социаль-икътисади үсеш стратегиясендә беркетелгән төп күрсәткечләргә ирешә алды. Әмма аерым тармаклар, бигрәк тә нефть өлкәсе, кайбер сәбәпләр аркасында җитди югалтуларга дучар булган. Ел нәтиҗәләре буенча республика бюджеты 48 миллиард сум югалткан.

Шуңа да карамастан, Татарстан ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән ярдәм чаралары нәтиҗәсендә кайбер зур бурычларны хәл итүгә, күп тармакларда лидерлык позицияләрен саклап калуга, сайлау кампаниясен уңышлы уздыруга ирешкән.

Муниципалитет эшчәнлеген бәяләүгә килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, барлык кыенлыкларга да карамастан, район кайбер күрсәткечләрне яхшырта алган, әмма кайбер тармакларда билгеле бер кимү күзәтелә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Казан белән чиктәш Питрәч районы актив үсештә. Ә бу беренче чиратта социаль инфраструктура булдыру бурычларын хәл итүне таләп итә.

«Район үсештә, торак актив төзелә, районга күп санда кешеләр күчеп килә. Районның генераль планы үсеше фонында коммуникацияләр, инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләре бераз калыша. Бу хәл ителә торган бурыч. Мин бүген бу темага яңгыраган мөрәҗәгатьләрне Хөкүмәткә җиткерәчәкмен һәм бергәләп аларны хәл итү мөмкинлекләрен эзләячәкбез», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин, Питрәч районының узган ел нәтиҗәләре буенча 45 район арасында 23 урында булуына, 9 нчы урыннан төшүенә борчылуын белдерде. Ул муниципалитет җитәкчелеген илкүләм проектлар, 50 республика президент программасы кысаларында киләчәктә аларны хәл итү өчен проблемалы урыннарны анализларга чакырды.

Парламент җитәкчесе шулай ук эре мөгезле терлекләрнең баш саны кимүгә игътибар итте. «Эре мөгезле терлекләрне саклап калу һәм арттыру сезнең өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бу авыл хуҗалыгы районнарының үз бюджетларын сизелерлек тулыландыра алырлык база», - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе.

2020 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турындагы район башлыгы Илһам Кашапов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, пандемиягә карамастан, район икътисады уңай динамика саклап калган. Шулай итеп, җан башына реаль акча керемнәре 0,3 процентка арткан һәм 21400 сумнан бераз гына артык тәшкил иткән. Уртача хезмәт хакы 2 процентка арткан һәм 34 мең сумнан артык тәшкил иткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча 1 процентка арткан тулай территориаль продукт күләме 14 миллиард сум тәшкил иткән.

 «Республика муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингы критерийлары буенча бездә эшсезлек дәрәҗәсе буенча иң түбән күрсәткеч - 7,3 процент. Без республикада соңгы урында торабыз. Әлеге вәзгыять РФ Хөкүмәте тарафыннан моңарчы күрелмәгән югары ярдәм чаралары кертелгәннән соң, "соры" базарда эшләүче күп кенә гражданнар эшсезләр сыйфатында теркәлә башлады. Безнең алда күрсәткечне 2019 ел дәрәҗәсенә китерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү бурычы тора, - дип ассызыклады район башлыгы.

Утырыш азагында районның аеруча тырыш халкына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Эш сәфәре барышында Дәүләт Советы Рәисе «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән «Росток» балалар бакчасында булды. Учреждение 220 урынга исәпләнгән. Яшь аерымлыкларына карап 12 төркем булдырылган. Балалар бакчасында кирәкле барлык шартлар тудырылган, биредә уеннар, йокы бүлмәләре, буфетлар, психолог кабинеты, медпункт, актлар залы, шулай ук махсус проект кысаларында ачылган шахмат зонасы бар.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин Иске Шигали авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасында катнашты. Бу районда республика президенты программасы кысаларында төзелгән унберенче ФАП.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International