Татарстан Рәшит Сәлаховны соңгы юлга озатты

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе, 12:17

15 февральдә Казанда танылган юрист, республикада арбитраж суды системасына нигез салучы һәм озак еллар Татарстан Арбитраж судын җитәкләгән Рәшит Сәлаховны соңгы юлга озату  церемониясе булды. Кайгылы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, судлар җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Матәм митингын ачып җибәреп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты, парламент депутатлары һәм республика хөкүмәте исеменнән Рәшит Исламовичның якыннарының, туганнарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты. "Ул искиткеч энергияле һәм максатка омтылучан кеше иде, - дип искә алды парламент җитәкчесе. - Һәрвакыт "мөмкинлекләр барлык кеше өчен дә тигез булырга тиеш" дигән принципка таянып эшләде. Кешеләргә игътибарлы булды, аларның проблемаларын аңлый белде, туган илен һәм туган җирен яратты. Шуңа күрә республикада аның абруе да зур иде".

Парламент рәисе билгеләп үткәнчә, Рәшит Сәлахов республикада арбитраж суды систмасын үстерүгә гаять зур өлеш кертте. "Яңа чорда дәүләтчелегебез торгызылган шартларда Рәшит Исламович дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләрен яклау, хуҗалык бәхәсләрен цивилизацияле хокукый юл белән хәл итү юнәлешендә зур хезмәт куйды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Аның җитәкчелегендә белемле һәм мәртәбәле арбитраж белгечләр коллективы тупланды. Ул нигез салып калдырган гаделлек принциплары икътисадый хөкемне, шулай ук эшкуарларны һәм башка хуҗалык субъектларын яклауны хәзер дә тәэмин итәләр. Рәшит Исламовичның гомере якты, бай һәм озын булды. Татарстан кешеләре хәтерендә аның исеме һәрвакыт сакланыр".15 февральдә Казанда танылган юрист, республикада арбитраж суды системасына нигез салучы һәм озак еллар Татарстан Арбитраж судын җитәкләгән Рәшит Сәлаховны соңгы юлга озату  церемониясе булды.

Матәм митингын ачып җибәреп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты, парламент депутатлары һәм республика хөкүмәте исеменнән Рәшит Исламовичның якыннарының, туганнарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты. "Ул искиткеч энергияле һәм максатка омтылучан кеше иде, - дип искә алды парламент җитәкчесе. - Һәрвакыт "мөмкинлекләр барлык кеше өчен дә тигез булырга тиеш" дигән принципка таянып эшләде. Кешеләргә игътибарлы булды, аларның проблемаларын аңлый белде, туган илен һәм туган җирен яратты. Шуңа күрә республикада аның абруе да зур иде".

Парламент рәисе билгеләп үткәнчә, Рәшит Сәлахов республикада арбитраж суды систмасын үстерүгә гаять зур өлеш кертте. "Яңа чорда дәүләтчелегебез торгызылган шартларда Рәшит Исламович дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләрен яклау, хуҗалык бәхәсләрен цивилизацияле хокукый юл белән хәл итү юнәлешендә зур хезмәт куйды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Аның җитәкчелегендә белемле һәм мәртәбәле арбитраж белгечләр коллективы тупланды. Ул нигез салып калдырган гаделлек принциплары икътисадый хөкемне, шулай ук эшкуарларны һәм башка хуҗалык субъектларын яклауны хәзер дә тәэмин итәләр. Рәшит Исламовичның гомере якты, бай һәм озын булды. Татарстан кешеләре хәтерендә аның исеме һәрвакыт сакланыр".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International