Органик продукция җитештерү турында закон проекты буенча парламентка үтмәгән сәяси партияләр катнашында фикер алышачаклар

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе, 13:55

Пәнҗешәмбе, 18 февральдә узачак Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында органик продукция җитештерүне үстерү турында республика законы проекты каралачак. Дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен һәм органик продукция җитештерү өлкәсендә республика дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен билгели торган документ турында Дәүләт Советында үтмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашында фикер алышачаклар.

Республикада теркәлгән, әмма парламентка үтмәгән сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре җитәкчеләренә дискуссиядә катнашу өчен чакырулар җибәрелде. Сәяси партиянең Дәүләт Советы утырышында катнашуы турында партиянең региональ бүлекчәсе җитәкче органы карарын 2021 елның 16 февралендә 12 сәгатьтән дә соңга калмыйча җиткерергә кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International