Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы”нда

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе, 14:29

13 февральдә Казанда “Россия чаңгы юлы” Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды, анда 21 меңнән артык кеше катнашты. Ярышлар дүрт мәйданчыкта узды: Горки-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугаенда, Нагорный бистәсендә һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында. Чарада гадәттәгечә ТР Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре актив катнашты.

Бу көнне үз гаиләләре әгъзалары белән чаңгыга баскан Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар, бөтен команда арасында иң яхшы нәтиҗәне Дәүләт Советы Рәисе киңәшчесе Марсель Мифтахов күрсәтте.

Актив ял итәргә яратучыларга 2, 3, 5 яки 10 км дистанция тәкъдим ителде. Узган еллардагы кебек үк, теләге булган һәркем ГТО комплексы нормативларын тапшыра алды.

XXXIX «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы «Демография» илкүләм проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясенең 72 субъекты территориясендә узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International