Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе итеп сайланды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе, 19:09

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан халыклары ассамблеясенең бишенче конференциясендә кабат әлеге иҗтимагый оешма Советының рәисе итеп сайланды. Сайлау конференциясе Халыклар дуслыгы йортында булды. Анда Президентның эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева һәм башка җитәкчеләр катнашты.

"Узган утыз ел дәверендә милли оешмалар эшчәнлеге географиясе артты, безнең рәртләр ишәйде, милли оешмаларның әгъзалары күбәйде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин конференция делегатларын мөрәҗәгатендә. - Республикадагы 240 милли иҗтимагый оешманы берләштергән ассамблея халыклар арасында дуслыкны ныгытуга ярдәм итә".

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел гына да Ассамблеянең милли-мәдәни автономияләре 1,5 меңнән артык чара уздырган. Тагын 400 дән артык этномәдәни чара һәм 100дән артык онлайн-проект Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан республика министрлыклары һәм ведомстволары белән партнерлыкта гамәлгә ашырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, пандемия безнең тормышыбызга билгеле бер төзәтмәләр кертте, шул исәптән кайбер чараларны үткәрү форматын алыштырды. "Цифрлы трансформация җәмгыять һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлеге өчен принципиаль яңа мөмкинлекләр тудыра, һәм безгә, һичшиксез, коммуникациянең заманча инструментларын үзләштерергә кирәк", - дип ассызыклады ул.

Парламент башлыгы сүзләренчә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлеге аларның чишелеше булмауда һәм даими игътибар таләп итүендә. “Республикада гражданлык тынычлыгын һәм этноконфессиональ татулыкны саклап калу - безнең өстенлекле бурычыбыз, - диде ул, - Россия халыкларының милли-мәдәни мирасын популярлаштыру һәм саклау мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә. Бу мәсьәләләрне системалы җайга салуга 2020 елның Төп законына кабул ителгән төзәтмәләр җибәрелде, алар рус теленең махсус статусын билгели һәм илдә этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклауны гарантияли".

Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, 2021 ел республика Президенты тарафыннан Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән 150 пункттан торган чаралар планы расланды. Татарстан халыклары ассамблеясе шулай ук республика планында чагылыш тапкан тәкъдимнәрен кертте. Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына Парламент дәресе багышлана, ул бүгенге көннән башлап старт алды һәм бу атна дәвамында республиканың барлык мәктәпләрендә узачак.

«Татарстан халыклары ассамблеясе өчен Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы - уникаль, без аны зур концерт белән ачтык, хәзер бу эшне шулай ук шәһәр һәм районнар, дуслык йортлары, муниципалитетларда Ассамблея филиаллары уздыра. Барлык милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре чараларда үзләренең мәҗбүри катнашуын расладылар, шулай итеп без Елны конкрет эчтәлек белән тулыландырачакбыз. Төрле халыклар, милләтләр, диннәр вәкилләренең шундый күп сандагы вәкилләре арасында тынычлык, татулык һәм аңлашу - ул фундаменталь күренеш. Бу безнең байлыгыбыз гына түгел, республикабыз үсешенең зур бурычлары гамәлгә ашырыла торган нигезе дә", - диде парламент җитәкчесе.  

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республика муниципалитетларында милли-мәдәни берләшмәләрнең җирле бүлекләрен булдыруны һәм аларның эшчәнлеген, шул исәптән урыннарда, көчәйтүне дә өстенлекле бурычларның берсе дип билгеләде.

Конференциядә хисап докладлары белән шулай ук Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров, муниципаль районнарда Ассамблея вәкиллекләре җитәкчеләре, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре чыгыш ясады.

Хисап-сайлау конференциясе делегатлары 80 кеше булган Ассамблея Советы составын яңартты. Бүген Ассамблея Советы рәисе, аның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчесе сайланды. Кандидатураны Фәрит Мөхәммәтшин Ассамблея Советы рәисе вазыйфасына удмуртларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Андрей Герасимов тәкъдим итте.

"Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары ассамблеясе белән 10 елдан артык, 2008 елдан бирле җитәкчелек итә, - диде ул, - югары дәүләт вазифасын биләп, зур көч һәм энергия таләп итә торган эшне башкарып, иҗтимагый эшчәнлек өчен дә вакыт таба. Бу Ассамблея Советы әгъзаларына да, шулай ук республика халыкларының милли мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча барлык кешеләргә дә чын күңелдән хөрмәт һәм рәхмәт уята». Кандидатура Фәрит Мөхәммәтшинны делегатлар бертавыштан хуплады. Башкарма комитет җитәкчесе урынында Константин Яковлев калды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International