Җәмәгать судьялары сайланды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 12:50

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бу мәсьәлә буенча уңай карары белән аның җитәкчесе Шакир Яһудин таныштырды, ул тәкъдим ителгән кандидатураларны хупларга чакырды.

Дәүләт Советы биш елга җәмәгать судьялары итеп Владислав Рязановны (Әлмәт суд районы буенча 8 нче суд участогы), Алисә Кәримованы (Арча суд районы буенча 2 нче суд участогы), Рамил Шәриповны (Биектау суд районы буенча 2 нче суд участогы), Айзилә Низамованы (Яшел Үзән суд районы буенча 4 нче суд участогы), Марат Минхаеровныа (Түбән Кама суд районы буенча 3 нче суд участогы), Максим Храмовны (Чистай суд районы буенча 2 нче суд участогы) сайлады.

Шулай ук ун елга җәмәгать судьялары итеп Айнур Ихсанов (Минзәлә суд районы буенча 1 нче суд участогы) һәм Тимур Салехов (Теләче суд районы буенча 1 нче суд участогы) сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International