Судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләренең вәкаләтләре чоры - 4 ел

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 13:08

Бүгенге утырышта Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде. Закон проектында судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре вәкаләтләре чоры беркетелә.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, «Россия Федерациясендә судьялар берләшмәсе органнары турында» Федераль законның 11 статьясындагы 6 пункты нигезендә  Россия Федерациясе субъекты судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органы тарафыннан  Россия Федерациясе субъекты законнары һәм башка норматив хокукый актлары белән билгеләнә торган тәртиптә билгеләнә.

30-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясы нигезендә Россия Федерациясе субъектлары судьяларының квалификация коллегияләре дүрт елга сайлана.

Закон проекты белән 14-ТРЗ номерлы Законда Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләренең вәкаләтләренең  конкрет срогын Россия Федерациясе субъектлары судьяларының квалификация коллегияләре вәкаләтләренең 30-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән срогына - 4 елга тигез булган вакытка беркетү тәкъдим ителә.

Моннан тыш, 14-ТРЗ номерлы Закон бер үк затны җәмәгатьчелек вәкиле итеп берничә тапкыр билгеләү мөмкинлеге турындагы норма белән тулыландырыла.

Россия Федерациясе субъектлары законнарында, мәсәлән, Санкт-Петербург, Адыгея, Карелия республикалары, Алтай крае һәм башкаларда да шуңа охшаган хокукый җайга салу бар.

"Закон проекты хокукый билгесезлекне юкка чыгара", - дип ассызыклады депутат Игорь Бикеев, профильле комитеттан өстәмә доклад белән чыгыш ясаганда һәм закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итәргә тәкъдим итте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International