Органик продукция җитештерү турындагы закон проекты өстендә эш дәвам итәчәк

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 15:15

Бүген парламент утырышында «Татарстан Республикасында органик продукция җитештерүне үстерү турында» ТР закон проекты беренче укылышта кабул ителде. «Республикада һәм тулаем илдә шушы эшкә тотыныр вакыт җитте», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Закон проекты буенча, Татарстан Республикасында органик продукция җитештерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре һәм дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләре билгеләнгән.

«Халык сәламәтлегенә йогынты ясый торган продукция сыйфаты турында сөйләгәндә, бу актуаль закон проектларының берсе. Моңа шактый вакыт һәм финанс чаралары кирәк булачак. Монысы аңлашыла», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул закон проектына Хөкүмәттән тәкъдимнәр дә өстәләчәген әйтте.

Экология, табигатьтә файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев халыкны экологик чиста продукция белән тәэмин итү мөһимлеген әйтте.

«Органик производство авыл хуҗалыгы структурасында аерым урынны алып торырга, пестицидлар, ГМО, антибиотик, азык-төлек кушылмалары, үсеш гормоннарыннан баш тарту белән бәйле яңа алымнар белән эшләргә тиеш», — диде комитет рәисе.

«Органик продукция күп була алмый, анда уңыш түбәнрәк булачак. Иң мөһиме — бу маркетинг алымына гына әйләнмәсен, бу эшкә җитди карарга кирәк», — дип фикерен белдерде депутат Марат Галиев.

Закон проекты буенча, органик продукция җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү дә күздә тотыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International