Республика бюджеты кытлыгы күләмен чикләүне арттыру мөмкинлеге билгеләнә

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе, 15:41

Бүген Дәүләт Советы депутатлары ТР Бюджет кодексына үзгәреш кертү турында республика закон проектын кабул итте. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, закон проекты республика бюджеты кытлыгын чикләүне банк депозитларыннан акчалар кайтарудан алына торган акчалар белән банк депозитларында урнаштырыла торган акчалар арасында уңай аерма чикләрендә арттыру мөмкинлеген билгели.

Парламентарийлар закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итү өчен тавыш бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International