Республика мәктәпләрендә парламент дәресләре уза

2021 елның 19 феврале, җомга, 09:53

15-20 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Бу атнада Дәүләт Советы,  Татарстаннан сайланган РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар һәм экспертлар сыйфатында дәресләр үткәрүдә актив катнаштылар. Быел парламент дәресе республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Дәрес темасы: "Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы" .

19 февральдә Дәүләт Советы депутаты,  Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдуллин Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә парламент дәресендә катнашты. «Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы » дип исемле дәрестә Ркаил Зәйдуллин туган телнең бөеклеге турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде, үз шигырьләрен укыды, телне саклауга кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләрен җиткерде. Депутат  шулай ук «Милли мирас», «Алиш варислары», «Иске Татар бистәсе», «Мәңгелек хәтер» музейларының эшчәнлеге белән танышты,  18 февральдә  гимназиядә узган «Халыклар дуслыгы» фестивалендә җиңүчеләрнең чыгышларын карады.

17 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә В.В.Карпов исемендәге лицейда парламент дәресе кунагы булды. Дәрес 10 нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Кайбыч районы А.Сәгыйди исемендәге Кошман гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресендә эксперт булды. Марат Әхмәтов укучылар алдында чыгыш ясады һәм аларның сорауларына җаваплар бирде.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова 17 февральдә Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбенең 11 кадет сыйныфы укучылары өчен парламент дәресе үткәрде.

16 февральдә Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев Питрәч районы Колай һәм Шәле мәктәпләрендә парламент дәресләрендә булды. «Мондый акцияләрне районда үткәрү бик мөһим, чөнки дәрес темасы - республиканың һәр кешесе өчен актуаль. Дәүләт барлык халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен актив үстерә», - диде Камил Садриев, өлкән сыйныф укучылары белән аралашып.

"Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы"  темасына Мамадыш  шәһәренең 3 нче мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен уздырылган дәрестә Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев чыгыш ясады. Ул балаларны хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә булган парламентларның тарихы, функцияләре һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Марат Галиев парламент дәресләренең бик мөһим булуын билгеләп үтте. Алар мәктәп укучыларының игътибарын дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм вәкиллекле органнары эшчәнлегенә җәлеп итү белән бергә Россия тарихын тирәнтен өйрәнүгә, сәяси тормышта катнашуга кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач районының Кече Лыза урта мәктәбендә парламент дәресендә булды. Үз чыгышында депутат балаларга үз халкының туган телен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауның мөһимлеге турында сөйләде. «Туган тел - ул беренче чиратта үз халкы белән нечкә бәйләнеш. Нинди генә милләт булмасын, без үзебезнең телебезне, халкыбыз һәм янәшәбездә яшәүче халыклар тарихын камил белергә тиеш», - дип ассызыклады Камил Нугаев.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Баулы районының 2 нче урта мәктәбендә парламент дәресе кунагы булды. Депутат билгеләп үткәнчә, укучылар дискуссиядә актив катнашканнар, үзләрен  кызыксындырган сорауларны биргәннәр.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Чүпрәле районының В.С. Дементьев исемендәге Алешкин-Саплык мәктәбендә узган  парламент дәресендә катнашты. 10-11 нче сыйныф укучылары Татарстанда татарларның, русларның, чуашларның һәм башка милләт вәкилләренең ничек яшәве турында сөйләделәр, республикабызда яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәттеләр.

Дәүләт Советы депутаты Артур Габделҗанов Казан шәһәре Мәскәү районының 75 нче гимназиясендә парламент дәресе кунагы булды. «Парламент эше турында балалардан күп сораулар килде, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты депутат, - мин аларның күзләрендә  закон чыгару эшчәнлеге белән кызыксыну күрдем. Минем өчен яшь буынның җитди мәсьәләләр белән кызыксынуы мөһим - дәүләт һәм җәмгыять ничек төзелгән, анда закон чыгаручылар нинди роль уйный, халыклар арасында тынычлыкны һәм дуслыкны ничек саклап калу".

Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова 17 февральдә 3 нче Кукмара урта мәктәбендә узган парламент дәресендә катнашты.

17 февральдә Менделеевск районының 1нче гимназиясендә парламент дәресе үткәрелде, анда Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев катнашты. "Яшьләр белән диалог төзү өчен мондый очрашулар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш, дип саныйм. Шулай итеп, без хәзер үсеп килүче буын өчен нәрсә мөһим булуын аңлый алабыз. Яшьләр  аралашуга мохтаҗ », - дип билгеләп үтте Эдуард  Шәрәфиев.

Татарстанда беренче тапкыр парламент дәресе Дәүләт Советы инициативасы буенча 2009 елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республиканың мәгарифне үстерү институты катнашында узды. Шул вакыттан башлап проект ел саен үткәрелә торган булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International