Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районы үсеше резервларын сәнәгать мәйданчыклары эшен активлаштыруда күрә

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе, 17:52

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Лениногорскида булды, анда ул 2020 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашты. Визит барышында парламент башлыгы капиталь ремонттан соң балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты, шулай ук орлык чистарту заводында булды.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Лениногорск районы, нефть чыгаруның  "чишмә башы" буларак Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә, күп кенә республика программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша.

"Миллиардлар сумнар социаль инфраструктура төзелешенә, иҗтимагый киңлекләр булдыруга юнәлдерелде. Барлык муниципалитетлар, шул исәптән Лениногорск районы да бу процесска актив кушылды», - дип басым ясады ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе узган ел нәтиҗәләре буенча, муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингында Лениногорск районы, 9 позициясен югалтып, 45 тән 21 урынны яулавына игътибарны юнәлтте. Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитет җитәкчелегенә булган резервларны эшкә җигәргә, инвесторларны җәлеп итәргә кирәк дип саный. Моның өчен районда барлык шартлар да тудырылган, шул исәптән үсеш алган инфраструктуралы 6 сәнәгать мәйданчыгы бар.

«Районда эшкуарлар белән эшләүнең яхшы формалары табылган. Әмма инвесторларны активрак эзләргә һәм сәнәгать җитештерүе күләмнәрен киметмәс өчен сәнәгать мәйданчыкларын йөкләргә кирәк», - диде ул.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, муниципалитетның төзелеш, сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы өлкәсендә гаять зур резервлары бар, "алар киләсе 2021 елга ышаныч белән карарга һәм үз үсешендә яңа ыргылыш ясарга мөмкинлек бирәчәк".

«Кайбер кыенлыкларга карамастан, без шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, яшь фермерларга финанс ярдәме күрсәтү буенча барлык проектларны диярлек саклап кала алдык. Узган ел без бу максатларга 23 миллион сумнан артык акча җибәрдек, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Быел авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүнең төрле программалары буенча катнашучылар даирәсен һәм санын арттырырга кирәк».

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үзенең докладында 2020 ел нәтиҗәләре буенча районның тулаем территориаль продукты 87 млрд. сумнан артык яисә 2019 ел белән чагыштырганда  95,2% тәшкил итте, дип билгеләп үтте. ТТП үсеше темпларының кимүенә, барыннан да элек, дөнья базарында нефтькә ихтыяҗның кискен кимүе һәм бәяләрнең төшүе, шулай ук продукцияне төяп җибәрүне тәэмин иткән кайбер эре предприятиеләрнең банкротлыгы йогынты ясаган, бу үз чиратында эшсезлекнең артуына китергән.

Нефть тармагында оптимальләштерү процесслары сизелерлек борчу тудыра, дип ассызыклады Рәгать Хөсәенов һәм республика һәм «Татнефть» ГАҖ җитәкчелегенә Лениногорск территориясендә гамәлдәге сәнәгать предприятиеләрен саклап калуны сорап мөрәҗәгать итте.

2020 елда 4,5 мең тонна терлек һәм кош ите, 15,5 мең тонна сөт җитештерелгән. Эре мөгезле терлекләрнең баш саны 3 мең башка кимүгә бәйле рәвештә, югары технологияле җитештерүне гамәлгә кертү һәм булган матди-техник базаны камилләштерү юлы белән җитештерү күрсәткечләрен арттыру бурычы куелган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләрнең торышы турында сөйләгәндә, район башлыгы «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Магановка коронавирус белән көрәш чорында медицина хезмәткәрләрен 13 миллион сумга шәхси саклану чаралары, транспорт бокслары, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде. Медицина кадрларын җәлеп итү эше дәвам итә, узган ел 9 табиб эшкә кабул ителгән, ә быел тагын 10 белгеч килү планлаштырыла, аларга торак бүлеп биреләчәк.

Соңыннан парламент җитәкчесе Лениногорскиның аеруча тырыш халкына дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.

Район сессиясе башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты, анда капиталь ремонт үткәрелгән, аерым алганда, эчке эшләр башкарылган, сантехник приборлар, эчке инженерлык челтәрләре алыштырылган, тәрәзә һәм ишек блоклары алыштырылган. Поликлиникада рентген аппараты урнаштырылган. Җиһазларны ремонтлауга һәм сатып алуга 47 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.

«Бу район халкы өчен күптән көтелгән вакыйга. Хәзер учреждениене кадрлар, табиблар белән туплау, үсеп килүче буын сәламәт һәм ныклы булсын өчен барысын да эшләү бурычы тора", - дип белдерде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе агропром системасында эшләүче сәнәгать предприятиесе - күпьеллык үләннәр орлыкларын чистарту заводы эшчәнлеге белән танышты, анда җитештерү тулысынча автоматлаштырылган. Сәгатенә өч тонна күпьеллык үләннәрнең орлыклары сортларга бүленә. Завод республиканың көньяк-көнчыгыш фермерларына орлыкларны чистарту буенча хезмәт күрсәтә. 4 ай эчендә, ягъни җитештерүне эшләтеп җибәргәннән бирле, 500 тоннадан артык орлык эшкәртелгән.

Предприятиедә шулай ук сөрү җирләреннән ташлар җыю өчен билгеләнгән махсус техника җитештерү җайга салынган, бу җирләрне эшкәртү процессын җиңелрәк һәм аз чыгым  белән башкарырга мөмкинлек бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International