Дәүләт Советындагы «түгәрәк өстәл»дә «Кояшлы шәһәр» торак комплексында социаль инфраструктураны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 26 феврале, җомга, 13:32

Бүген Дәүләт Советында “Кояшлы шәһәр” торак комплексы үрнәгендә территорияләрне комплекслы төзекләндерү турында” дигән темага “түгәрәк өстәл” форматында киңәшмә узды. Анда парламент депутатлары, кайбер министрлыклар һәм күзәтчелек ведомстволары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәлне ачып, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов "Кояшлы шәһәр" торак комплексында микрорайон инфраструктурасын үстерүгә бәйле проблемалар булуын билгеләп үтте. "Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары җитми, сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелми, ишегалды юллары юк, - диде ул. - Шунлыктан биредә яшәүчеләр барлык инстанцияләргә микрорайонны төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүне сорап мөрәҗәгать итә башладылар. Бүген без аларны хәл итүнең иң реаль юлларын эшләргә тиеш".

Дәүләт Советы депутаты Фадбир Сафин "Кояшлы шәһәр" торак комплексы төзелеше планнарын тормышка ашыру турында сөйләгәндә, микрорайон проектының төзелеш барган саен үзгәреп торуын билгеләп үтте. Декабрьдә КПРФ фракциясе депутатлары бу нисбәттән республика Хөкүмәтенә депутат таләбе белән мөрәҗәгать итте.

Халыкның инициатив төркеме вәкиле Айгөл Тәминдарова микрорайонда шәһәр төзелеше планнарын һәм нормаларын бозу турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, социаль инфраструктура объектлары җитмәүгә карамастан, торак йортларны һәм офис үзәкләрен өстәмә төзү планлаштырыла. Халык исеменнән ул "Кояшлы шәһәр" торак комплексына яңа торак йортлар төзүне тыярга һәм башлангыч проектларны гамәлгә ашырырга – өстәмә белем бирү учреждениесе һәм балалар бакчасы төзи башларга, төзелгән йортларның беренче катларында ял итү үзәкләре ачарга, үзәк юлны тавыш уздырмый торган махсус экран белән җиһазландырырга, җәяүлеләр өчен юл салырга, эчке юлларны тәртипкә китерергә һәм парклар, парковкалар һәм яшел зоналар төзүне сорады.

Тәкъдим ителгән мәгълүматны шәрехләп, республика министрлыклары, башкаланың муниципаль хакимиятләре, контроль һәм күзәтчелек органнары вәкилләре социаль объектлар төзү кирәклеге белән килештеләр һәм микрорайон проблемаларын хәл итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруның "юл картасын" эшләргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Советы депутатлары Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев һәм Фадбир Сафин түгәрәк өстәлгә нәтиҗә ясап, әйтелгәннәрдән чыгып  резолюция әзерләргә һәм республика җитәкчелегенә һәм Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International