Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы районы Советы депутатлары алдына торак төзелеше күләмен арттыру һәм күбрәк инициатива күрсәтү бурычын куйды

2021 елның 26 феврале, җомга, 14:11

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Ютазы районында булды, анда ул 2020 ел нәтиҗәләре буенча район Советы утырышында катнашты. Парламент җитәкчесе сәфәр барышында берничә предприятиедә һәм социаль объектларда булды.

Фәрит Мөхәммәтшин 2020 ел нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның социаль-икътисади үсеше рейтингында Ютазы районының 45 нче урыннан 30га күтәрелүенә игътибар итте.

«Оешуының 30 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы әлеге яшь район конкуренция шартларында актив үсә. Аңлашыла ки, 2020 елның пандемия белән бәйле кыенлыклары аны да читләтеп узмаган. Инициатива, инвесторлар эзләү, сәүдә-сәнәгать мәйданчыкларын үстерү, бизнес өчен яңа үсеш нокталары булдыру - республика Президентын барлык районнар алдына куйган бурычы. Мин районның яңа производстволарын карадым һәм үз эше белән шөгыльләнүче яшь кешеләрнең булдыклылыгына ышандым. Күп эшләр башкарылган, әмма җитди эшләргә кирәк булган резервлар да бар", - дип басым ясады ул.

Парламент җитәкчесе муниципалитетның торак төзү буенча 30 урында торуын, узган елда нибары 15 мең квадрат метр гына файдалануга тапшырылуын белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитет җитәкчелегенә барлык торак программаларына да  катнашырга тәкъдим итте. Сүз, аерым алганда, шәхси торак, социаль, авыл ипотекасы турында бара. Бу бурычны хәл итү районга кирәкле белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе.

«Торак төзү - Татарстан Президенты республика алдына куйган өстенлекле бурычларның берсе. Сез барлык республика һәм федераль программалар буенча торак төзелеше күләмнәрен арттырырга тиеш», - диде ул.

Утырышта сүз укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү турында барды. Февральдә Биектау районында узган Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы бу нисбәттән фикер алышуга багышланган иде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, проблемаларны системалы рәвештә хәл итәргә кирәк. Ул бу мәсьәләне муниципаль депутатлар контроленә алырга чакырды. 

Халыкның кимүе, районда демографик хәлнең начарлануы зур борчу тудыра, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, моңа узган ел шулай ук коронавирус пандемиясе йогынты ясады. Бу чир белән көрәштә халыкны вакцинацияләү җитди роль уйнарга тиеш, дип саный ул.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин үз докладында билгеләп үткәнчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләме, 2019 ел дәрәҗәсенә булып, 8,2 млрд. сум тәшкил иткән, Икътисад үсешенә төп өлешне сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы керткән, алар көче белән  4,8 млрд. сумлык продукция җитештерелгән.

«Районда 563 үзмәшгуль кеше теркәлгән, 2020 ел башы белән чагыштырганда аларның саны 237 гә артты. Бүгенге көндә районның һәр 36 кешесе үзенә эшли. Узган ел алардан ярты миллион сумнан артык салым керде, бу 2019 елга караганда 6 тапкырга диярлек күбрәк", - дип хәбәр итте Аяз Шәфигуллин.

Мәгариф системасын үстерү турында сөйләгәндә, ул Урыссуда 7 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшләвен билгеләп үтте, шуларның берсе авария хәлендә. Аяз Шәфигуллин Фәрит Мөхәммәтшиннан яңа балалар бакчасы төзелешенә акча бүлеп бирүдә ярдәм итүен сорады.

Башлыкны шулай ук соңгы вакытта яшь парларның Башкортстан территориясендә урнашкан Октябрьский шәһәрендә никахларын ешрак теркәве борчый, бу районда аерым бина булмау белән бәйле. Аяз Шәфигуллин ЗАГС бүлеге җитәкчесенә үз районында никахлашу тантанасын үткәрүнең җәлеп итүчәнлеген арттырырга кушты. Моннан тыш, район музее булдыру мәсьәләсе дә ачык кала.

Эш сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Бүген монда агач һәм куак үсентеләре үстерү буенча биология классы өчен лаборатория ачылган. Хәзер “Мәктәп урманчылыгы” отрядында торучы укучылар җиләк-җимеш куакларын һәм чәчәкләрне микроклональ үрчү белән актив шөгыльләнәчәк. Проект «Татнефть» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылган. Дәүләт Советы Рәисе нефтьчеләр ярдәме белән «зур фән авыл гомуми белем бирү мәктәпләренә дә керә» дип билгеләп үтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үстерелгән продукцияне мәктәп укучылары сатачак, шуның белән мәгариф учреждениесенең бюджетын тулыландырачак.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин «Урыссу» сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышты, анда 18 резидент эшчәнлек алып бара. Дәүләт Советы Рәисе катнашында "РЕГИОНЭЛЕКТРО" предприятиесе ачылу булды, анда электр техник җиһазлары җитештереләчәк.

Сәнәгать паркы территориясендә шулай ук Израиль технологияләре буенча җиләк үстерелә торган теплица да урнашкан. Елына 6,8 мең куак 4,7 тонна җиләк җыю планлаштырыла.

 

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International