Аппарат хезмәткәре Ришат Хафизов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

2021 елның 5 марты, җомга, 09:27

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент Аппаратының иң өлкән хезмәткәре Ришат Хафизовны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде. ТР Президенты Указы нигезендә, бүләк Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен тапшырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин Ришат Хафизовның эшен югары бәяләде, аның  ТР Дәүләт Советы Аппаратында 2003 елдан бирле эшләвен билгеләп үтте. Ришат Хафизов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында фракцияләр эшчәнлеген тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге мөдире урынбасары вазифасында озак еллар эшләде,  республика муниципалитетлары белән багланышлар алып барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International