Округларда депутатлар атнасы

2021 елның 5 марты, җомга, 12:32

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар ТКХ мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте, республиканың кайбер мәктәпләрендә шахмат зоналарын ачтылар, шулай ук мәктәптә тукландыруны мониторинглауны дәвам иттеләр.

1 мартта “Бердәм Россия” партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча Татарстан халкын кабул итүнең тематик атналыгы башланды. Атнаны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин ачты. Ул «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. "Ишегаллары, мөгаен, шәһәр мохитендә иң катлаулы объект, чөнки һәр кеше үз ишегалдын үзенчә тәкъдим итә, - дип билгеләде Александр Тыгин, - шуңа да карамастан, конкрет ишегалды өчен икенче программа булмаячак. Гомуми фикергә килергә һәм акчаларны әлеге ишегалларында кешеләргә уңайлы яшәрлек итеп бүләргә кирәк. Безнең төп бурыч - анда яшәүчеләрне ишегалларын төзекләндерү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү».

Республика мәктәпләрендә шахмат зоналарын ачуны дәвам итәләр. Бу атнада интеллектуаль уен өчен яңа мәйданчыклар Әлмәт районы мәктәпләрендә - Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче мәктәптә, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 10 нчы урта мәктәптә дә барлыкка килде. Шахмат уеннары өчен комплектлар Дәүләт Советы депутатлары Ренат Нугайбәков һәм Азат Хәбибрахманов, шулай ук җирле совет депутатлары Илдар Багманов һәм Николай Бочкарев ярдәме белән сатып алынды. Алар шахмат өстәлләре, урындыклар, уен җыелмалары һәм сәгатьләр сатып алуда ярдәм итте.

Бу атнада Алексеевск бистәсенең 3 нче мәктәбендә дә «Шахмат корольлеге» ачылды. Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев җиһазлар (өстәлләр, шахмат такталары һәм сәгатьләр) сатып алуда ярдәм итте. Ә мәктәп хезмәткәрләре тематик рәвештә шахмат почмагын рәсмиләштерделәр.

Мәктәп туклануына депутат мониторингы дәвам итә. 3 март көнне Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева Казанның Совет районы мәктәпләрендә - 111 нче рус-татар мәктәбендә, 126 нчы гимназиядә һәм 29 нчы прогимназиядә булды. 29 нчы прогимназиядә азык-төлек блогын карагач, ризыклар әзерләү өчен ит тарткычлар җитмәве ачыкланды. Алсу Нәбиева аны мәгариф учреждениесенә үзе бүләк итә.

Бу атнада Казан яшь тамашачылар театрында  «Создавая театр» инклюзив иҗат лабораториясе эше кысаларында куелган «Зәңгәр кош» спектакле премьерасы узды. Бу лабораториядә 19 кеше катнаша, шуларның җидесе - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Балаларны премьера белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Премьерадан соң, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүче театрларның һәм лабораторияләрнең киләчәктәге үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышу буенча «Инклюзив театр» түгәрәк өстәле узды. "Татарстанда гыйнвардан "Бердәм Россия"нең яңа  проекты – "Яхшы эшләр календаре" эшли башлады. Һәр ай саен - яңа акция. Март "Игелекле театрга" багышланган. Бу бик символик мәгънәгә ия. Спектакльдә инвалид балалар уйный, аларның зур сәхнәдә уйнавын күрү  искиткеч хисләр уята", - диде Людмила Рыбакова.

Казанда белем бирү эчтәлегенең этномәдәни компоненты булган күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары катнашында Халыкара туган тел көненә багышланган укучылар фестивале матур гала-концерт белән тәмамланды. Җиңүчеләрне Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов котлады. Төп призны Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбе мәгариф үзәгеннән “Энҗе бөртекләре” (“Жемчужинки”) күпмилләтле вокаль ансамбле яулады. Фестивальдә барлыгы 1120 бала катнашты, алар “Хореография”, “Вокал” һәм “Халык иҗаты” номинацияләрендә җиңү өчен көрәштеләр. Проектның зона этаплары Казанда, Әлмәттә һәм Яр Чаллыда узды.

4 мартта Мамадыш районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр. Аграр сектор хезмәтчәннәрен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады. Мамадыш аграрийлары адресына югары оештырылган эшләре һәм хезмәткә намуслы мөнәсәбәте өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен ирештерде. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук гомерен аграр тармакка багышлаган ветераннарны да котладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International