Парламент комитеты утырышында Баулы районында халык дружиналары эшен оештыру турында фикер алыштылар

2021 елның 9 марты, сишәмбе, 13:36

Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бүгенге утырышында депутатлар Баулы муниципаль районында ирекле халык дружиналары эшен оештыру турында фикер алыштылар. Районның әлеге юнәлештәге эшен профильле комитет уңай бәяләде. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин үткәрде.

«Баулы муниципаль районында хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый формированиеләр һәм халык дружиналары эшчәнлеген оештыру турында» Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының карарын 2020 елның 10 мартындагы үтәү барышы турында мәгълүматны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин тәкъдим итте.

Аның сүзләренә караганда, районда хәзерге вакытта составында 1 мең әгъза исәпләнгән 14 халык дружинасы эшли, шул исәптән берсе - Баулы шәһәрендә (916 әгъза) һәм 13 дружина - районның авыл җирлекләрендә (84 әгъза). Җәмәгать тәртибен саклауда 39 учреждение һәм оешма катнаша. 2020 елда офицерлар патруле составында халык дружинасы әгъзалары 152 тапкыр кизү торырга чыккан, 493 административ хокук бозу ачыкланган. Мәдәни-массакүләм чаралар уздырганда җәмәгать тәртибен саклауда ДНДның 149 әгъзасы җәлеп ителгән. Шәһәрдә “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча иҗтимагый оешма, шулай ук 20 мәктәп отряды булдырылган.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә 16 балигъ булмаган үсмер профилактик исәпкә алынган, аларга җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә, төнлә җәмәгать урынында өлкәннәрдән башка йөрүче балигъ булмаган затларны ачыклау өчен 13 рейд үткәрелгән.

Шәһәрдә тәртип саклау буенча ике иҗтимагый пункт һәм 10 территориаль иҗтимагый үзидарә төзелгән һәм эшли. 2020 елда җәмәгать урыннарында 66 җинаять теркәлгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 10,8 процентка кимрәк. Аеруча авыр һәм авыр җинаятьләр саны кимегән. Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләрне ачыклау 63,3 %, ә урамнарда кылынган җинаятьләрнең ачыклануы 62,5 % тәшкил иткән.

Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау, башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов үз чыгышында район хакимиятенең хокук саклау эшен оештыруын уңай бәяләде.

Баулы муниципаль районында хокук тәртибен тәэмин итү буенча вәзгыятьнең яхшыруын шулай ук парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үтте. Ул, җәмәгать урыннарында җинаятьчелекнең кимүен һәм комитетның узган елгы карарында күрсәтелгән кисәтүләрнең үтәлүен ассызыклап, мәсьәләне комитет контроленнән төшерергә тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин искә төшергәнчә, бер ел элек Баулы районының хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген оештыру буенча эше канәгатьләнерлек түгел дип танылган иде. "Бер елда зур эш башкарылган, ул конкрет нәтиҗәләр бирде, - диде ул. - Әлбәттә, бу эшчәнлек юнәлеше даими киеренке эш таләп итә".

Комитет утырышында шулай ук җәмәгать судьяларын, ТР судларының квалификация коллегиясенә җәмәгатьчелек вәкилләрен сайлау мәсьәләләре, берничә хөкүмәт карары проектлары һәм федераль закон проекты каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International