Урманнарны саклау, яклау һәм яңаларын утырту мәсьәләләре - депутатларның игътибар үзәгендә

2021 елның 10 марты, чәршәмбе, 13:23

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда депутатлар урманнарны саклау, яклау һәм яңадан утырту өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук республика Җир кодексының 12 статьясына үзгәреш кертү турында закон проектын һәм АХК өлкәсендә берничә федераль закон проектын карадылар. Комитет эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров билгеләп үткәнчә, Татарстан аз урманлы төбәкләрдән санала. Республика территориясенең урман өлеше 17,5 % тәшкил итә, әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 11 урында тора. “Урманнар мәйданы Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк. Урманны республиканың табигый байлыгы буларак саклау һәм бу өлкәдәге хокук бозуларга каршы көрәш өстенлекле бурыч һәм Министрлык эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып кала”, - диде ул.

Урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру нисбәтеннән былтыр 23 меңнән артык чара үткәрелгән, 437 хокук бозу очрагы ачыкланган, зыянның гомуми суммасы 25,9 млн. сум тәшкил иткән. Судка кадәр куелган таләпләр буенча ирекле рәвештә 20 млн. сумнан артык акча түләнгән. Административ җаваплылыкка 668 кеше җәлеп ителгән, 124 кисәтү чыгарылган, 2,5 млн. сумга 544 штраф сугылган.

2020 елда урманнарны законсыз кисүнең 207 очрагы ачыкланган. Гомумән алганда, законсыз кисүләрнең кимүе күзәтелә.

2020 елда хокук саклау органнарына урманнарны законсыз кисү фактлары буенча 30 материал җибәрелгән. Урманнарга китерелгән зыян 6,3 млн. сумнан артык тәшкил иткән. Материаллар мәгълүматлары буенча 21 җинаять эше кузгатылган.

Урманнарны яңадан торгызуга һәм урман үрчетүгә килгәндә, 2022 елдан, Рәис Гомәров билгеләп үткәнчә, ябык тамыр системалы утырту материалы гына файдаланылачак. Хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан даими рәвештә урман торгызу яки урман үрчетү өчен яраклы кишәрлекләр турында мәгълүмат җыю эше алып барыла. Әлеге максатлар өчен урман фондында 71 га гомуми мәйданлы җир кишәрлекләре һәм торак пунктлар җирләрендә 381 га җир кишәрлекләре сайлап алынган. 2020 елда Татарстан Республикасында урман торгызу эшләре 14,5 гектар мәйданда башкарылган.

 “Күп еллар дәвамында без урманнар аз дип зарланабыз. Һич югы елына 500 гектар гына булса да агач утыртырга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте министр урынбасарына Марат Әхмәтов. “Без яшь агачларны урман фонды җирләрендә агачларны кискән урыннарда гына утыртабыз, - дип билгеләп үтте Рәис Гомәров, - моның өстенә, компенсация тәртибен утырту да бар”. Министрлык зур мәйданнарны да үзләштерергә әзер. Әмма җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү мәсьәләсен хәл итү зарур. 

Бүген комитет утырышында республика Җир кодексының 12 статьясына үзгәреш кертү турында закон проекты каралды. Депутатлар Азат Хамаев һәм Таһир Һадиев тарафыннан кертелгән документ беренче укылышта карауга әзерләнгән.

«Федераль законнарга махсус сакланылучы табигать территорияләре составындагы торак пунктларда җир һәм шәһәр төзелеше мөнәсәбәтләрен җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертелде. Шундый үзгәрешләрнең берсе - махсус сакланылучы табигать территорияләре составына кертелгән торак пунктлар чикләрендә бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү, индивидуаль гараж яисә индивидуаль торак төзү өчен җир кишәрлекләре бирүне тыюны бетерүдән гыйбарәт, - дип билгеләп үтте Азат Хамаев, - әлеге үзгәреш ТР Җир кодексының 12 нче маддәсендә чагылыш табарга тәкъдим ителә".

Шул ук вакытта әлеге нигезләмә чикләре турында белешмәләр бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән торак пунктларга карата кулланыла, дип ассызыклады Азат Хамаев. 

Бүген профильле комитет әгъзалары хуплаган закон проекты Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International