Республикада территорияләрне комплекслы үстерү мәсьәләләре каралды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе, 15:09

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында түгәрәк өстәл режимында КДАТУ галимнәре, Казан шәһәре башкарма комитеты, министрлыклар, ведомстволар һәм экспертлар катнашында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы узды. Республикада территорияләрне комплекслы үзләштерү проблемалары һәм үзенчәлекләре турында фикер алышу булды һәм шул сораулар белән бәйле закон проектлары каралды.

Комитет утырышы башланыр алдыннан депутатлар КДАТУның фәнни-тикшеренү һәм фәнни-мәгариф үзәкләрендә булдылар, анда республиканың төзелеш комплексында кулланыр өчен тәкъдим ителә торган алдынгы технологияләр белән таныштылар.

Утырышны ачып, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, 2020 елның декабрь азагында "РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ аерым закон актларына территорияләрне комплекслы үстерү максатларында үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон үз көченә керүен искәртте.

Александр Тыгин әйткәнчә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йөкләмәсе белән, комитет, эксперт һәм фәнни берләшмәләр вәкилләрен, хакимиятнең башкарма органнары белгечләрен җәлеп итеп, территорияләрне комплекслы үстерү темасы буенча фикер алышу уздырган.  

"Татарстан Республикасында территорияләрне комплекслы үзләштерү һәм үстерү проблемалары һәм үзенчәлекләре. Закон чыгару аспектлары" темасы буенча ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев чыгыш ясады.

Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина республика башкаласы территорияләрен комплекслы үстерү планнары турында сөйләде. "Федераль закон территорияләрне комплекслы үстерүнең (ТКҮ) дүрт төрен тәкъдим итсә дә (торак йортлар булган җирдә ТКҮ, торак йортлар булмаган ТКҮ, төзелеш бөтенләй булмаган ТКҮ һәм хокук ияләре инициативасы белән ТКҮ), без Казан территориясендә торак йортлар булмаган җирләрне генә кулланырга тәкъдим итәбез, - дип ассызыклады ул. - 2020 елның декабрендә - 2021 елның гыйнварында Казан шәһәрендә төзелеш кагыйдәләренең яңа проекты буенча җәмәгать фикер алышулары узды. Комплекслы үсеш өчен 60 торак булмаган территория билгеләнгән".

Шулар арасыннан өстенлекле дип Илсөяр Төхвәтуллина "Локомотив" (Киров дамбасыннан елга портына кадәр, Локомотив ярымутравын һәм РЖД юл хуҗалыгының техник өлешен үз эченә ала), "Родина" (Родина, Даурия, Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнары белән чикләнгән кварталлар), "Портовая" (1 нче Трактор һәм Магистраль урамнарыннан көнбатышка таба елга порты объектларын һәм җир участокларын үз эченә алган территория) һәм гараж кооперативлары территорияләрен атады.

Гараж кооперативлары территорияләрендә торак йортлар, социаль һәм халыкка хезмәт күрсәтү объектлары төзү күздә тотыла. Шул ук вакытта гаражларны машина кую яки әйберне саклау урыны буларак кулланган кешеләргә заманча паркингта яки кладовойда урын тәкъдим ителәчәк.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты "Шәһәр һәм авыл торак төзелеше һәм планлаштыру" кафедрасы мөдире Александр Дембич һәм кафедра доценты Юлия Закирова территорияләрне комплекслы үстерү өлкәсендә новаторлык проектлары, стимуллар һәм каршылыклар турында сөйләделәр.    

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның чыгышларында ТКҮ өлкәсендә берничә проблема булырга мөмкин дип билгеләп үтелде.

Аннары депутатлар "Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында", "Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында" һәм "Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында" ТР законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан өч закон проектын карады.

 "Гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты төрле сәяси партияләр депутатлары - А.Тыгин ("Бердәм Россия"), А.Прокофьев (КПРФ) һәм А.Михеев ("Гадел Россия") тарафыннан эшләнгән һәм республика парламентына кертелгән. Ул гражданнарның торак хокуклары гарантияләрен яклауга юнәлдерелгән конструктив эш нәтиҗәсе булды.

Закон проектында күпфатирлы йортларда торак урыннар милекчеләре тарафыннан “ТР да шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында”гы ТР Законында билгеләнгән критерийларга туры килә торган торак урыннарны күбрәк мәйданлы яки күп санда бүлмәләре булган торак урыннарны өстәмә түләү, шул исәптән ана (гаилә) капиталы, дәүләт торак сертификатлары һәм законнар белән тыелмаган башка чыганаклар хисабына сатып алу мөмкинлеге карала.

"Тәкъдим ителгән үзгәрешләр торак төзелеше территориясен комплекслы үстергәндә торак милекчеләренә һәм яшәүчеләргә гарантияләр бирүгә юнәлтелгән", - дип билгеләп үтте парламент комитеты рәисе Александр Тыгин.

Комитет Дәүләт Советына закон проектын беренче укылышта карарга һәм кабул итәргә тәкъдим итте. "Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында" һәм "Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында" Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" закон проектлары икенче укылышта кабул итүгә тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International