Республика Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты өченче укылышта кабул итү өчен әзерләнде

2021 елның 10 марты, чәршәмбе, 15:26

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар җирле үзидарә турында республика канунына һәм ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары буенча фикер алыштылар.

ТР Сайлау кодексына һәм республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты өченче укылыш өчен әзерләнгән. Документ федераль кануннарның үзгәрешләрен исәпкә ала. Аерым алганда, күпкөнлек тавыш бирү турындагы нигезләмәләр, чит илдә даими яшәү хокукына ия булган Россия гражданнары территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары булырга мөмкин дигән нормалар; сайлау алды агитациясе алып бару өчен түләүле эфир вакытын бирү тәртибен беркетә торган нигезләмәләр, шулай ук матбугат мәйданы бирү тәртибен төгәлләштерә торган нигезләмәләр.

«Барлык килештерү процедуралары үтәлде», - дип билгеләп үтте Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. Комитет Дәүләт Советына закон проектын өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты шулай ук республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән. Документ муниципаль берәмлекләр уставларының, мондый уставларга үзгәрешләр кертү турында муниципаль хокукый актларның, муниципаль берәмлекләр уставларының дәүләт реестрына кертелгән белешмәләрнең РФ Юстиция министрлыгы порталында урнашуын билгели. Әлеге белешмәләрне әлеге реестрга кертү турында мәгълүмат тиешле муниципаль берәмлек башлыгына җибәрелә.

Шулай ук муниципаль берәмлекләрнең барлык төрләре бюджетларының состав өлеше сыйфатында муниципаль берәмлекләр булмаган аерым торак пунктларның, башка территорияләрнең керемнәре һәм чыгымнары сметасын формалаштыру мөмкинлеге дә беркетелә. Элегрәк мондый смета җирлекләр бюдж

Закон проекты тарафыннан шәһәр җирлекләренең, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына алкоголь, наркотик яки башка токсик исереклек халәтендәге затларга ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру хокукы бирелә.

Закон проектын Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта караячаклар.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International