Депутатлар Минзәләдә һөнәри белем бирүче ресурс үзәкләре эшчәнлеген өйрәнә

2021 елның 10 марты, чәршәмбе, 17:16

Бүген Минзәләдә Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды.

Депутатлар пленар утырышка кадәр Минзәләнең берничә мәгариф учреждениесендә булдылар.  Аларның җирлек белән танышуы шәһәрнең “Шатлык” балалар бакчасыннан башланды.  Әлеге бакчада кунаклар космос зонасында “Йолдызларга юл”,  мини музейдагы  “Татар йорты”н, билингвал кабинетта рус телле балаларга  туган телне өйрәтү буенча  дәрес фрагментын, музыкаль залда Идел буе  халыкларының  бию композициясен, шахмат академиясен ,  “Әпипә” балалар музыкаль оркестры чыгышын карадылар. Комитет әгъзалары балалар белән төрле телләрдә әңгәмә кордылар.

“Киләчәктә кытай телен дә өйрәнәчәкбез әле”, – диде бакча җитәкчесе Надежда Калинина. Телләр белү милләтара дуслыкны ныгытырга да ярдәм итә.

Депутатлар шәһәрнең горурлыгы булган гимназия белән таныштылар. Биредә 2020-2021 нче уку елында 276 бала белем ала, шуларның 41е – беренче сыйныфлар.

Төп миссиясе актив, иҗади фикер йөртүче, өч телне белгән, стандарт булмаган фикер йөртүче яшьләр тәрбияләү булган белем бирү учагы ул гимназия. Болар өстенә милли мәгарифне үстерү буенча ресурслар үзәге булуы гимназия коллективына гаять зур бурычлар йөкли.  Шулай ук биредә балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр, зәвыклылык, аралашу культурасы тәрбияләнә. Өстәмә белем бирүгә зур игътибар бирелә. Депутатлар биредә “Уен” хореография ансамбленең, “Сәйяр” театры түгәрәгенә йөрүчеләрнең, ” Энҗе бөртекләре " вокаль һәм  "Сәйлән" инструменталь ансамбльләре чыгышларын карадылар, милли көрәшкә йөрүчеләрнең ни рәвешле ярышларга әзерләнүен карадылар.

Гимназиядә инглиз теле дәресләре өстәмә белем буларак, Кембридж укыту системасын кулланып алып барыла. Укучылар телне тирәнтен үзләштерсен өчен занятиеләр уен рәвешендә алып барыла. Кунакларга дәрестән бер фрагмент күрсәтелде.

–Милли белем бирүдә, халыклар мәдәниятен һәм телләрне саклауда да өстәмә белем дәресләренең әһәмияте зур, – диде гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллина.

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә узган  утырыш

башланыр алдыннан ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, аның урынбасары Людмила Рыбакова, комитет әгъзалары Ркаил Зәйдуллин һәм Рамил Төхвәтуллин, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, район башлыгы вазифаларын башкаручы Наил Хисамбиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев озатуында уку йортының эшчәнлеге белән таныштылар.

Аларга 7 сыйныф укучылары белән татар телен өйрәнү лабораториясе базасында ачык уку дәресе, шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләре белән мобиль планетарий кулланып ачык интеграцияләнгән дәрес күрсәтелде. Утырышта катнашучылар спорт залына, WorldSkills «Физкультура, спорт һәм фитнес», «Кече сыйныфларда укыту», «Мәктәпкәчә белем бирү» лабораторияләре базасында ачык дәресләргә дә кереп чыктылар. «ROBOlab» модельләштерү, конструкцияләү һәм робот техникасы лабораториясе базасында һәм IT-лаборатория базасында ачык дәресләр кунакларда аеруча кызыксыну уятты. Шулай ук Муса Җәлил исемендәге музейда экскурсия үткәрелде.

Утырыш кысаларында биш  мәсьәлә каралды. Андрей Поминов республикада һөнәри белем бирү ресурс үзәкләре эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.

- Бүгенге көндә 41 ресурс үзәге булдырылды һәм эшли, шул исәптән 29 – икътисадның реаль секторы өчен кадрлар әзерләү буенча, 8 – авыл хуҗалыгы өчен, 4-мәгариф өлкәсе өчен. 2021 елга ресурс үзәкләренең гомуми санын 43кә җиткерү планлаштырыла, дип билгеләп үтте ул. Шулай ук, аның сүзләренә караганда, педагогик юнәлештәге 2 ресурс үзәге милли мәгариф өчен кадрлар әзерли – бу М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте һәм Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте.

Аның докладын тыңлаганнан соң, комитет ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматын игътибарга алырга тәкъдим итте.

ТР Министрлар Кабинетына республика үсешенең стратегик юнәлешләрен исәпкә алып, кадрлар ихтыяҗын фаразлауны формалаштыру эшен, ә Мәгариф һәм фән министрлыгына – һөнәри белем бирү ресурс үзәкләре эшчәнлеген камилләштерүне дәвам итәргә, ресурс үзәкләре һәм профильле предприятиеләр арасында хезмәттәшлекне үстерергә, полилингваль мохиттә эшләргә сәләтле педагогларны әзерләргә тәкъдим ителде. Шулай ук педагогик профиль белгечлекләрен үзләштерүче һөнәри белем бирү оешмаларының чыгарылыш курс студентларын гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләргә җәлеп итү тәҗрибәсен киңәйтергә тәкъдим ителә. Ел саен «WorldSkills Россия» стандартлары буенча демонстрацион имтихан үткәрү тәҗрибәсен киңәйтергә, кадрлар әзерләү сыйфатын бәяләүнең нәтиҗәле механизмы буларак, һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында эшче һөнәрләрне популярлаштыруны тәэмин итәргә, дигән тәкъдимнәр дә кертелде.

Минзәлә педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге кысаларында учреждение эшчәнлеге һәм биредә тормышка ашырыла торган белем бирү программалары белән таныштырды. Алабуга политехника көллияте директоры Светлана Соколова да эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Әлеге утырышта комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова коллегаларын «Россия Федерациясендә мәгариф турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты («этнокультура мәгариф оешмасы» төшенчәсен кертү һәм аның эшчәнлеген регламентлау) буенча чыгыш ясады.   

Айрат Зарипов ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 2021 елның II кварталына эш планнары белән таныштырды.

Комитетта каралган барлык тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр (депутатларның  бер өлеше утырышта видеоэлемтә буенча катнашты)  бертавыштан кабул ителде.

Аннары утырышта катнашучылар Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белән таныштылар һәм Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында булдылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International