Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Сәяси советы президиумы утырышын уздырды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе, 16:02

"Бердәм Россия" РФ Дәүләт Думасына сайлауларда алдан тавыш бирүне уздыру буенча төбәк оештыру комитетын формалаштырды. Мондый карар бүген партиянең Татарстан бүлеге Сәяси советы президиумы утырышында кабул ителде, аны Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

"Җитди әзерлек бара, штаб, төбәк оештыру комитеты формалаша. Без, вакытны әрәм итмичә, бу зур, җитди эшкә керешергә тиеш», - дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы.

Праймериз 24-30 майда узачак. Аның нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда катнашу өчен кандидатлар билгеләнәчәк. Татарстанлыларның  онлайн-формада, исәпләү участокларында офлайн формада тавыш бирү мөмкинлеге булачак.

Оештыру комитетын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов җитәкли. Төбәк оештыру комитетының беренче утырышы киләсе атнага планлаштыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International