Фәрит Мөхәммәтшин: "Илкүләм проектлар халкыбызның тормыш сыйфатын яхшырту буенча иң масштаблы программа булды"

2021 елның 12 марты, җомга, 14:45

Бүген Казанда «Илкүләм проектлар: Татарстан 2020» республика фотоконкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды. Тантанада катнашучыларны  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

"Соңгы елларда илкүләм проектлар халкыбызның тормыш сыйфатын яхшырту буенча иң масштаблы программа булды, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин тантананы ачып, - асылда, алар россиялеләр тормышының принципиаль яңа параметрларын, дәүләтне һәм җәмгыятьне комплекслы үстерүнең максатчан юнәлешләрен бирә". Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, узган ел гына да илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга республика тарафыннан 30,7 млрд. сум акча үзләштерелгән. Бу федераль һәм республика бюджетлары акчалары.

Илкүләм проектлар республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә гамәлгә ашырыла. Аның нәтиҗәсе буларак һәр районда социаль инфраструктураның яңа объектлары барлыкка килде, җиһазлар сатып алу гамәлгә ашырылды, учреждениеләрнең матди-техник базасы яхшыртылды, халыкка социаль ярдәм чаралары исемлеге киңәйтелде.

2020 елда илкүләм  проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан территориясендә 5 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 12 балалар бакчасы, 9 спорт объекты, 7 ФАП, 8 авыл мәдәният йорты төзелде, 51 шәһәр мохите объекты төзекләндерелде, 268,4 км юл норматив хәлгә китерелде, 12 чистарту корылмасы һәм яңгыр канализацияләре төзелде һәм реконструкцияләнде.

Казанда Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзелде, Яр Чаллыда Курчак театрына капиталь ремонт ясалды, Арча районының Яңа Чүриле авылында 97 урынлык психоневрология интернатының торак корпусы файдалануга тапшырылды.

Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәргән һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан актив хупланган илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга “Бердәм Россия” сәяси партиясе дә кушылды.

"Коллегалар эшкә актив кушылды, илкүләм проектлар проблемасын координациялиләр, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - төбәк проектларын тәкъдим итәләр, хәйриячеләр акчаларын җәлеп итәләр". Мәсәлән, «Демография» илкүләм проекты кысаларында республикада 72 гериатрик кабинет төзү һәм шартларны яхшырту буенча эш алып барыла. Мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру буенча махсус партия проекты гамәлгә ашырыла. Бу эшкә барлык дәрәҗәдәге депутатлар, предприятие җитәкчеләре, коммерциячел булмаган оешмалар актив рәвештә җәлеп ителгән.

«Без гражданнарны илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп итүгә аерым игътибар бирәбез, - диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Татьяна Ларионова, - һәм конкурс нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яшәү урынына карамастан, халык башкарылган эшнең нәтиҗәсен тойган. Бүген без тапшырган бүләкләр - һәрберегезнең шушы зур һәм кирәкле эшкә - республикабызда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга булган мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт ".

2020 елда «Илкүләм проектлар: Татарстан 2020» республика фотоконкурсына республиканың 45 районыннан 2,2 меңнән артык эш кергән (2019 ел белән чагыштырганда 2,5 мәртәбә арткан). Бүләкләү җиде номинация буенча узды («Голосуем ЗА!», «Прямой взгляд», «Приглашаем в гости», «Раньше не было», «На благо республики – в интересах каждого», «В объективе дети», «Есть решение»). Конкрет илкүләм проектларны иң яхшы яктырткан өчен махсус бүләкләрне республиканың профильле министрлыклары җитәкчеләре тапшырды. Гран-прига Азнакай, Зеленодольск, Мамадыш, Түбән Кама, Тәтеш һәм Тукай районнары, шулай ук Казан шәһәре лаек булды. Алар – аеруча матур фотоэшләр тәкъдим иткән муниципалитетлар.

Бәйгедә катнашучыларның эшләрен күчмә һәм мультимедиа күргәзмәләрендә күрергә мөмкин иде. Алар район мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, яшьләр үзәкләрендә һәм күп функцияле үзәкләрдә эшли.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International