Фәрит Мөхәммәтшин праймериз үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашты

2021 елның 15 марты, дүшәмбе, 16:14

Бүген Мәскәүдә “Бердәм Россия”партиясенең  алдан тавыш бирүне үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышы узды, анда Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре, федераль оештыру комитеты әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бердәмроссиялеләр булачак праймеризны оештыру мәсьәләләре, шулай ук Дәүләт Думасына партиядән депутатлыкка кандидатларга куелачак таләпләр турында фикер алыштылар.

Утырышны ачып, федераль оештыру комитеты рәисе Александр Карелин башлангыч тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитетлары илнең барлык төбәкләрендә дә булдырылуы, оештыру комитетлары әгъзаларының яртысына якыны “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы булмавын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин төбәкләрнең  праймеризда иҗтимагый оешалар вәкилләре һәм волонтерлар катнашуын хуплауларын әйткән иде. Бу "Бердәм Россия" нең алдан тавыш бирүгә ышанычын һәм потенциаль кандидатлар санын шактый арттырачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International