Татарстанда "Бердәм Россия" праймеризында катнашу өчен кандидатлар күрсәтү башланды

2021 елның 16 марты, сишәмбе, 14:21

Бүген Казанда Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашында “Бердәм Россия” партиясенең  алдан тавыш бирүне үткәрү буенча  региональ оештыру комитетының беренче утырышы узды. Бердәмроссиялеләр булачак праймеризны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, анда Татарстаннан Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар билгеләнәчәк, праймеризның календарь планын кабул иттеләр, кандидатларга куела торган таләпләр турында фикер алыштылар.

Алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр онлайн режимында узачак, ә 30 майда тавыш бирүләр республиканың барлык районнарында ачылган 560 хисап участогында оештырыла . 

Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешмалар вәкилләренең праймеризда катнашуының мөһимлегенә игътибар итте. Аның сүзләренә караганда, бу ачык һәм легитим процедура бирә, гражданнарның ышанычын уята. "Алдан тавыш бирү беренче тапкыр шундый киң форматта узачак, - дип басым ясады ул, - асылда, бу инде партия эчендәге праймериз гына түгел, бәлки  сайлаучыларның абсолют күпчелегенең фикерен исәпкә алу".

Дәүләт Советы Рәисе хезмәттәшләренә кичә Мәскәүдә узган «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүнең федераль оештыру комитеты утырышы турында мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта методик тәкъдимнәр эшләнә һәм праймериз катнашучыларына таләпләр раслана.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, төбәк оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов ассызыклаганча, быел алдан тавыш бирү ачык, иң демократик һәм конкурентлы модель буенча узачак.

Онлайнда да, офлайн форматта да тавыш бирү мөмкинлегенә килгәндә, Юрий Камалтынов быелның гыйнварында социологик тикшеренү уздырылуын билгеләп үтте, һәм 60% респондентлар участокларга килеп тавыш бирүгә ышануларын белдергәннәр. Шуңа күрә онлайн технологияләр куллану белән беррәттән мондый форма да калачак.

“Бердәм Россия” партиясеннән РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның ахыргы исемлеге агымдагы елның июнендә билгеле булачак.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International